Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Алар өчен бар да кирәк

Украинада илебез иминлеген яклауда катнашкан якташларыбызга гуманитар ярдәм җыю дәвам итә.

Бүгенге көндә «Ассоль» кафесында маскировка челтәрләре, носилкалар әзерләп җибәрсәләр, Нефтьчеләр урамындагы ательеда солдатларыбызга җылы өс киемнәре, башлыклар һәм күп кенә башка әйберләр тегәләр.

Бәйләү-тегү эшләренә шәһәр һәм авыл пенсионерлары аеруча зур өлеш кертә. Шушы көннәрдә өлкәннәребез тарафыннан бәйләнгән алты йөзләп пар оекбаш гуманитар ярдәм күрсәтү үзәгенә китереп тапшырылган, шуларның 100 парын ветеран-волонтерлар үз куллары белән бәйләгәннәр. Бу эштә Елховой һәм Түбән Абдул авылларында яшәүче әби-апалар аеруча активлык күрсәткән.

Күптән түгел татарстанлыларның блиндаж һәм окоп шәмнәре әзерләүләре турында ишетеп белгән булсак, әлеге инициативаны үзебезнең әлмәтлеләр дә күтәреп алды һәм тиз арада бу эшне оештырып та җибәрделәр. Кышкы чорда шәмнәр аеруча соралган булып чыкты. Солдатларга җылы һәм якты булсын өчен генә түгел, ә аяк киемнәрен киптерү, азыкны һәм суны җылыту өчен дә бик кирәк икән алар. Блиндаж шәмнәре ясау эшен районда иң бе-ренчеләрдән булып волонтер Альбина Сәйфетдинова башлап җибәрде. Хәзер аның кул астында берничә хатын-кыз чимал туплау, балавыз һәм парафин эретү белән мәшгуль. Оешмаларда һәм мәктәпләрдә яшел борчактан, кукуруздан, куертылган сөттән соң бушаган консерв банкаларын җыю оештырылган. Шәм ясау шактый вакытны ала - парафинны, калдык-постык шәм кисәкләрен тимер савытка ваклап тутырып, болгата-болгата эретәләр, соңыннан эченә картон салып калдырып 6-8 сәгатькә катырырга куялар.

- Шәмнәр, банкалар-ның зурлыгына карап, 4 сәгатьтән алып 12 сәгатькә кадәр яна. Солдатларыбызга мондый шәмнәр бик кирәк бит. Әлеге эшкә, әлбәттә, әлмәтлеләр күбрәк кушылсын иде. Теләге булганнар картон, парафин, шәм калдыкларын җыеп, «Ассоль» кафесына яки Миңлебай авылы клубына китереп тапшыра алалар, - ди Альбина.

Украинадагы егетләребез сораган кирәк-яраклар исемлегендә «буржуйка»лар, бензин белән эшли торган пычкылар, газ баллоннары, радиостанцияләр һәм башка шундый әйберләр бар. Исемлектә көрәк, балта, тәмәке, котелоклар, чәйнек, казан, йокы капчыгы, керосин лампасы, фонарь һәм башка күп кенә кирәк-яраклар. Якташларыбызга ярдәм күрсәтергә теләүчеләр бу әйберләрне Яшьләр үзәгенә китереп тапшыра алалар. Чираттагы гуманитар йөк шушы көннәрдә Донецкига, соңыннан Луганскига юл ала.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса