Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттән Илнур Әхмәтгалимов Татарстанда тикшерү комитетының иң яхшы җитәкчесе булды

Узган елның ноябрендә ул хатын-кызны юл-транспорт һәлакәтеннән коткарды.

Әлмәт тикшерү комитеты җитәкчесе Илнур Әхмәтгалимов ТРда район тикшерү комитетлары арасында иң яхшы җитәкче дип табылды. Бу хакта Россия тикшерү комитетының Татарстан буенча җитәкчесе Валерий Липский ведомствоның йомгаклау коллегиясе вакытында хәбәр итте, дип яза «Казанские ведомости».

Илнур Әхмәтгалимов 2022 елның ноябрендә авариядән соң хатын-кызны коткарып калган һәм юл-транспорт һәлакәтендә гаепленең шәхесен ачыкларга ярдәм иткән. Әхмәтгалимов 2020 елдан бирле тикшерү бүлеге җитәкчесе булып эшли.

Район тикшерү комитетларының иң яхшы җитәкчеләре арасында Алабуга бүлеге җитәкчесе Артур Ситдыйков та бар иде.

 

Фото: Татарстан республикасы буенча тикшерү комитеты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса