Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә яңа җәмәгать пространствосы барлыкка киләчәк

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов сөенечле яңалык белән урталашты.

"Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы уңай шәһәр мохитен булдыру проектларының VI бөтенроссия конкурсына нәтиҗәләр ясады. Без 100-200 мең кеше яшәгән шәһәрләр номинациясенә заявка бирдек. Әлмәт-җиңүчеләр арасында! Без 106 млн сумлык грант оттык!", - дип хәбәр итә район башлыгы Тимур Нагуманов.

Якындагы ике елда Әлмәт сусаклагычы ярында яңа җәмәгать пространствосы барлыкка киләчәк. Чаңгы яратучылар өчен монда ел әйләнәсендә павильон барлыкка киләчәк, ә җәйге ял өчен пляж, барбекю зоналары һәм су янында воркаутлар төзекләндереләчәк! Проектта әлмәтлеләр балык тоту өчен яраткан урын да сакланган. Яр буенда  чаралар үткәреләчәк.

 Грант акчалары сусаклагычны төзекләндерү проектын гамәлгә ашыра башларга мөмкинлек бирәчәк, әмма аны гамәлгә ашыру «Татнефть» компаниясенең финанс ярдәме белән генә мөмкин булачак.

Проект авторлары-«Архитектурный десант» җитәкчелегендә  dot.bureau һәм BUREAU PERIFERIA консорциумы. Проектны әзерләүне Татарстан шәһәрләрен үстерү институты алып барды.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса