Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күмәк эш таулар күчерә

Район халкы бердәм булып, дәррәү кубып, мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм күрсәтүен дәвам итә.

Һәрбер авыл җирлегендә диярлек бүген кием-салым, башка кирәк-яраклар тегәләр, йон эрләп, җылы бияләйләр, оекбашлар бәйлиләр, маскировка челтәрләре үрәләр, азык-төлек туплап озаталар.

Яшьләр (Молодежный) бистәсендә яшәүчеләр дә районда беренчеләрдән булып Донбасс халкына ярдәм итү йөзеннән балалар һәм зурлар өчен кием-салым, аяк киемнәре хәстәрләп җибәргәннәр. Әлеге хәйрия акциясен Әлмәт авыл җирлеге каршында оешкан ветераннар советы бик актив рәвештә оештырып җибәргән. Өлкәннәрнең тырышлыгы белән «Солдатка җылылык бүләк ит» акциясе дә оештырылган. Әлеге акциягә Яшьләр бистәсе һәм Дербедень авылы халкы бик теләп кушылган. Шушы ике торак пунктта яшәүче иллеләп кеше илебез иминлеген сакларга киткән авылдашларына посылка тутырып җибәрү өчен бал, конфет, куертылган баллы сөт, шоколад, печенье, чәй, балык, ит консервалары, токмач, тәмәке, сабын, теш пастасы, җылы оекбашлар һәм шарфлар китереп тапшырган.

Яшьләр бистәсе мәктәбен тәмамлаган мобилизацияләнгән егетләргә гуманитар ярдәм күрсәтүдә укытучылар һәм мәктәптә эшләүчеләрнең барысы да катнашкан. Тиз арада акча җыеп, кирәкле азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар сатып алынган һәм Казанга озатылган. Башкалада хәрби өйрәнүләр узган биш егет тә авылдашларына өчпочмаклы рәхмәт хатлары юллаган.

Яшьләр бистәсендә яшәүчеләр маскировка челтәрләре бәйләү өчен чимал да туплыйлар икән. Әлеге ярдәм мәктәптә оештырылган.

- Чара «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен» дигән исем астында тормышка ашырыла. Маскировка челтәрләрен бәйләү өчен тукыма-материаллар җыюда укытучылар, укучылар, пешекчеләр һәм барлык техперсонал катнашты. Кирәкле күләмдә туплагач, аны шәһәргә маскировка челтәре үрүчеләргә илтеп тапшырдык. Бу эшебезне туктатмабыз, шулай чимал белән ярдәм итеп торырбыз дип уйлыйм. Әле менә оекбашлар, бияләйләр бәйлибез. Кышкы суыкларда солдат егетләребезнең аяк-куллары җылыда булсын дип тырышабыз. Бәйләве бер нәрсә, чималы кирәк бит әле аның. Йон белән китапханәчебез Зөлфия Юпаева бик нык ярдәм итте. Ул аны үзенең хуҗалыгыннан күп итеп алып килде, шуннан хатын-кызларыбыз мәш килеп эшкә кереште. Берәүләр йон чистартты, икенчеләре эрли, юа, киптерә. Менә шулай күмәк булып эшлибез. Нигездә клубта җыелабыз. Кемнәр килә алмый, җепне өйләренә алып кайтып, шунда бәйли. Күп булды инде, бу атнада чираттагы посылканы тутырып озатабыз. Пенсионер хатын-кызларыбызга ихластан рәхмәт сүзләремне җиткереп, иң активларының исемнәрен аерым телгә алып узасым килә. Г.Н. Герасимова, Т.А. Башкирова, В.П. Галимова, М.Г. Ханиева, Г.Я. Герасимова, Т.А. Юнысова, В.А.Елхова, Ф.М. Зәйнуллина, Н.А. Васянина, А.А. Шаһиева, Р.Х. Әхәтова, Е.Е. Герасимова, Т.Н. Еланская, Н.Н. Дудалова, В.А. Васянина, Л.Н. Пензина, Е.Д. Назарова, З.И. Пухликова кебекләргә тиңнәр юк, бик тырышлар, - ди Әлмәт авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе Екатерина Васянина.

Әйе, күмәк эш таулар күчерә, дип юкка гына әйтмиләр шул халыкта. Чыннан да, кышкы чорда чит җирләрдәге солдат егетләребезгә җылы кием-салым бик кирәк. Өши генә күрмәсеннәр.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса