Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт премиясе лауреаты

Владимир Саушкин нефть тармагында эшләү дәверендә һөнәри үсеш баскычларының барысын да узды.

Орденлы «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе коллективының формалашуы һәм үсешендә якты эз калдырган нефтьчеләр меңләгән. Ә менә СССР Дәүләт премиясенә лаек булучылар берничә генә. Шуларның берсе - мак-таулы премиягә 30 яшьтән чак кына узуга ук лаек булган Владимир Николаевич Саушкин.

Владимир Саушкин 1958 елның 1 гыйнварында Татарстан АССР Әлмәт районы Югары Акташ авылында туа. Мәктәпне тәмамлагач, аның алдында һөнәр сайлау мәсьәләсе тормый, чөнки барлык туганнары һәм күршеләре дә «Әлмәтнефть» идарәсендә хезмәт куялар. Кечкенәдән үк нефть чыгаручыларның хезмәтенә хөрмәт белән караган егет 17 яшендә нефть һәм газ чыгару операторы өйрәнчеге булып эшкә керә. Армиягә киткәнче ике ел элек үк ул нефть чыгару объектларында мөстәкыйль эшләп, үз һөнәрен бөтен камиллегендә үзләштерә. Армия хезмәтеннән соң да һөнәри үсеш баскычыннан күтәрелү нияте белән туган коллективына кайта. Моның өчен ул производстводан аерылмыйча гына Әлмәт нефть техникумында белем алырга карар итә. Өченче нефтепромысел коллективында нефть чыгару буенча оператор булып эшләп, шактый уңышларга ирешә. «Әлмәтнефть» идарәсе операторлары арасында узган ярышларда Владимир Николаевич берничә тапкыр җиңү яулый һәм «Һөнәре буенча иң яхшы эшче» исеменә лаек була. Хезмәттәге казанышлары өчен Социалистик Хезмәт Герое Ә.Ш. Сафиуллин исемендәге премиягә дә лаек була.

Аның берсеннән-берсе дистәләгән чакрым ерак-лыкта урнашкан скважиналарны ничек итеп үрнәк тәртиптә тота алганын күз алдына китерүе дә кыен. Яшь оператор аларның һәрвакыт ритмлы эшләвенә һәм эш режимында булуына омтыла, скважиналарның тик торуына һәм нефть чыгару күләменең кимүенә юл куймаска тырыша.

Владимир Саушкинны нефть һәм газ чыгару буенча мастерлыкка тәкъдим итү дә гадәти булмый. Аны хәзергечә билгеләмиләр, ә тавышка куялар. Тәкъдим ителгән 6 кандидат арасыннан Саушкин җиңеп чыга. Чөнки эшләү дәверендә ул нефть һәм газ чыгару буенча грамоталы һәм үрнәк оператор булуын тырыш хезмәте белән исбатлый. Коллектив аңа ышана һәм бу ышанычны аңа эштә үз үрнәге белән акларга туры килә.

Ул мастер булып эшли башлаган нефтепромысел бригадасы хезмәт дисцип-линасы һәм оешканлыгы ягыннан әллә ни макталмый. Моннан тыш, бу бригада хезмәт күрсәтә торган скважиналарның күбесе Урсалы артындагы күп чишмәләр белән кисешкән җиргә таралып урнашкан була. Бригадада эшләүнең беренче көннәрендә үк күңелсез вакыйга килеп чыга - 14812 нче скважина тирәсендәге таучыкта нефтьүткәргечтә өзеклек булуы ачыклана. Нефть якындагы инешкә таба ага башлый. 1989 елда кышның карлы, әмма җылы булуы гына зур бәладән коткарып кала - туңарга өлгермәгән туфрак нефть агымын тоткарлый. Могҗиза белән генә Зәйгә «кара май» эләкми кала. Бөтен коллективның күмәк тырышлыгы бәра-бәренә бригада суның пычрануына юл куймый.

Ул елларда өзеклекләр еш була. Шуңа да идарә җитәкчелеге нефть тоту корылмалары төзи башларга карар итә. В.Н. Саушкин ярдәме белән чишмәләр һәм инешләр ага торган участокларда нефть тоткычлар төзелә, бу алга таба сулыкларның пычрануын булдырмый.

Алтынчы нефтепромысел оешкач, аны шунда күчерәләр. Яңа коллективта «мирас» буларак аңа нефть чыгару өлкәсендә үзенең казанышлары белән киң танылган Б.А. Сальников җитәкләгән бригада эләгә. Биредә эшләү җиңелрәк була - тупланган практик тәҗрибәсе дә, производство һәм коллектив белән идарә итү осталыгы да бик ярап куя.
 

Аның бригадасы «Әлмәтнефть» һәм «Татнефть»нең нефть һәм газ чыгару бригадалары арасында Бөтенсоюз ярышларында һәм кабул ителгән өстәмә социалис-тик йөкләмәләрне үтәү буенча беренчелекне ун ел дәвамында ышанычлы төстә үз кулында тота.

 

Шул рәвешле Владимир Николаевич «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарә-сенең иң яхшы мастеры» дигән мактаулы исемгә лаек була. Аның объектларында производство культурасы да югары дәрәҗәдә була. Әйтик, Саушкин бригадасы хезмәт күрсәткән ДНС-62 производство культурасы буенча «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә һәрвакыт җиңүчеләрдән санала. Нәкъ шул вакытларда нефть һәм газ чыгару бригадалары арасында скважиналарга обход ясау буенча да ярыш киң җә-елдерелә.

 

Беренчелек өчен бик җитди көрәш башлана. Комиссия әгъзаларының күбесе скважиналар тамагының мазутка буялганлыгын ап-ак кулъяулык-лар белән тикшерәләр!

 

Чөнки ярышның төп шартлары да - нефть производствосы объектларының чисталыгы, пөхтәлеге, тәр-типтә булуы бит. Бу вакытка бригада инде «комсомол-яшьләр коллективы» дип атала. Әлеге ярышта саушкинлылар җиңә-җиңүен, әмма җиңү җиңел бирелми. Тик аннары да берничә ел рәттән аларның обходы коллективта иң яхшысы булып санала. В.Н. Саушкин җитәкчелегендәге бригаданың казанышлары бик саллы була. Мөгаен, шуның өчен ул җитәкләгән яшьләр коллективы СССР Нефть сәнәгате министрлыгы буенча социалистик ярышта җиңүче дип табылгандыр да.

Еллар уза. Җитәкчелек карары буенча 1998 елда аны ЦИТС смена начальнигы итеп билгелиләр. Анда ул үзенә хас энергия белән, грамоталы итеп цехлар һәм чит оешмаларның үзара хезмәттәшлеген тәэмин итә, вахта автотранспорты белән махсус техниканың эшен координацияли. Про-изводствоның бу участогында да Владимир Николаевич, элеккеге кебек үк, хезмәт сөючәнлек өлгесе булып кала, зур тырышлык белән, үз-үзен аямыйча хезмәт куя.

Кырык бер ел - производство алдынгысы В.Н. Саушкинның хезмәт стажы әнә шуның кадәр. Аның хезмәт кенәгәсендә нибары ике язма: «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсенә эшкә алулары һәм лаеклы ялга китүе турында. Ида-рәдәге казанышлары лаек-лы бәяләнде. Аңа «Өч миллиард тонна Татарстан нефтен чыгару уңаеннан» медале, «Татнефть» производство берләшмәсе, Әлмәт шәһәр Советы, «Әлмәтнефть» нефть-газ чыгару идарәсе Мактау грамоталары тапшырылды. Аның портретын күп тапкырлар «Татнефть» ААҖ Мактау тактасына керттеләр, фамилиясе «Әлмәтнефть» идарәсенең Мактау китабына кертелде. Ә иң мөһиме, ул - хаклы рәвештә СССР Дәүләт премиясе лауреаты.

 

Луиза Подъячева

    

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса