Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов шәһәргә 7 троллейбус кайтачагын хәбәр итте

«Нур» үзәгендә Әлмәт районы башлыгының матбугат конференциясе узды.

Әлмәттә 7 яңа троллейбус кайтарылыр дип көтелә. 10 троллейбустан өч троллейбус килде инде. Бу хакта Тимур Нагуманов «Нур» үзәгендә узган матбугат конференциясендә сөйләде.

Башлык автобусларны тизрәк сатып алу мөмкинлеген билгеләп үтте.

"Троллейбусларга заказ бирергә туры килә һәм алар озак кайтарыла. Ләкин троллейбуслар яхшырак һәм алар озаграк дәвам итә. Җәмәгать транспорты паркын  яңарту әле дә дәвам итәчәк", - дип сөйләде район башлыгы.

Район башлыгы сүзләренә караганда, тагын 7 троллейбус көтелә.

«Бездә яңа җәмәгать транспорты маршрутлары барлыкка килде, аларны урта сыйдырышлы автобуслар башкара. Эксплуатациядә үзләрен яхшы күрсәтәләр. Маршрут челтәрен алыштырдык, хәзер безнең маршрутлар Ленин урамында йөри. Бүген барлык мөмкинлекләр дә бар, алга таба да эшләргә кирәк. Эш алып барыла, бу җиңел түгел. Кадрлар җитми-автобуслар сатып алу кайвакыт машина йөртүче табуга караганда җиңелрәк. Хезмәттәшләр бу юнәлештә эшлиләр.  Проблема акрынлап хәл ителәчәк», - дип ассызыклады Тимур Нагуманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса