Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суперкомпьютер өчен Супер бина яисә СССР Америка компьютерын ничек клонлаштырды

Дәвам. Башы № 45-48

 

"Нефтяные вести» Компаниянең IT-блогының 70 еллык юбилее алдыннан «Татнефть»нең мөһим эшчәнлек юнәлешендәге әһәмиятле вакыйгаларны искә алуын дәвам итә. Бу юлы без Әлмәттә кайсы бина иң ныклы һәм шәһәрдә беренче клавиатуралы, мониторлы компьютерның барлыкка килүе аның белән ничек бәйле булуы турында сөйләрбез. 
СССРдан клон
"Татнефть" тә үзебезнең "Минск-22" компьютеры барлыкка килгәнче үк ил җитәкчелегендә күпкә көчлерәк булган исәпләү машиналарын алу турында уйлаганнар. 1965 елгы икътисадый реформа инициаторы, СССР министрлар советы рәисе Алексей Косыгин чит ил электрон исәпләү машинасы архитектураларын үзләштерү планын хуплый.
Советлар параллель импорт ярдәмендә IBM System / 360 Америка системасын ала алды һәм берничә ел дәвамында аның белән тулысынча туры килә торган ЭИМ БС (электрон исәпләү машиналарының бердәм системасы) төзи алды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, закон күзлегеннән безнең ил берни дә бозмады. Бу вакытта әле интеллектуаль милекнең мондый төренә авторлык хокуклары булмаган. СССР кебек, аерым алганда, японнар, немецлар, британиялеләр һәм хәтта башка Америка компанияләре дә шуны ук эшли.


Мәскәүдә совет клонын булдыру өчен махсус Электрон исәпләү техникасының фәнни-тикшеренү үзәге булдырыла, шулай ук бу максатларга ирешер өчен  илнең барлык интеллектуаль көчләре кулланыла. IBM 360 архитектурасы һәм аның бөтен планета буенча таралган күп санлы күчермәләре шулкадәр уңышлы булып чыгалар ки, хәтта күп дистә елларга бөтен дөнья сәнәгате эшләгән стандартларны билгелиләр.
Советлар чоры ЭИМ БС бер үк вакытта исәп тә тота, мәгълүматларны да эшкәртә ала, аның байтлы хәтер адресациясе һәм виртуаль хәтер системасы була.
Германиядән махсус борт
"Минск" бу шартларда шахмат буенча халыкара мастерга каршы көрәшүче беренче разрядлы уенчы булып күренә. Безнең илдә көчлерәк машиналар да була, ләкин, кызганычка каршы, аларны үзара башка машиналарга дә, периферия җайланмаларына да тоташтыру мөмкин булмый.
ЭИМ БС компьютерларын СССРда (шул исәптән Казанда), Болгариядә, Чехословакиядә, Польшада, ГДРда җыйганнар. Нәкъ менә Көнчыгыш Германиядән, Дрезденның Robotron заводыннан Татарстанга 70 нче елларның икенче яртысында йөк борты белән ике яңа БС 1040 компьютеры килә. Берсе ул вакытта яшь "КАМАЗ" автозаводына киттә, икенчесе - Союзның нефть сәнәгатенең төп үзәгенә - "Татнефть"кә.
Аңарчы безнең белгечләр ГДРга барып, компьютер белән танышалар. Нефтьчеләрнең яшь шәһәрендә бу супермашина эшли ала торган бина булмавы ачыклана.
Шулчак ЭИМ БС өчен Тынычлык урамының  4 нче йортында аерым бина төзелә. Бүгенге көндә дә әлеге йорт гадәти булмаган бина исемен йөртә.  Ул авыр җиһазлар урнаштырып булырлык итеп төзелгән, анда махсус вентиляция, өстәмә туклану чыганаклары каралган, ә ныклыгы буенча нефть башкаласында аннан да яхшырак бина юк диярлек.


Өч сменада эшләү
Бик тырышсалар да, компьютер килү вакытына бинаны төзеп җиткерә алмыйлар. Бурыч та катлаулы булып чыга: гади ЖБИ-эшләнмәләр төзелешкә ярамый, махсус плиталар кирәк була, импортлы тавыш таратмаучы махсус материаллар һ.б. Төзексезлекләрне бетергәнче, компьютер тәүлек буе сак астына урнаштырыла. Бу бер дә кирәксез түгел иде. Сүз уңаеннан, хәтта күп еллар узгач та “исән” ЭИМ БСы иң бөек коллекция кыйммәте булып кала.

ЭИМ БС үз вакыты өчен бик яхшы иде, әмма инде эксплуатация процессында Компания программистлары аның эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүгә зур өлеш кертте. КИВЦ белгечләре СССРның нефть сәнәгатендә беренчеләрдән булып үзәкләштерелгән мәгълүматны әзерләү һәм кертү системасын эшләү һәм гамәлгә кертү белән шөгыльләнә башлыйлар.

Компаниядә өч сменалы эш графигы оештырыла, ЭИМ өчен мәгълүматлар әзерләүдә генә дә 180 оператор катнаша, дип язалар "Нефтяные вести". Соңрак бу эш ысулын нефть сәнәгатенең башка исәпләү үзәкләре дә үзләштерә. 

Озак еллар ЭИМ БС Компания эшчәнлеге турында барлык мәгълүматны дөрес эшкәртә: «Иркеннефть» табыш операторының хезмәт хакыннан алып «Әлмәтнефть» скважинасында кулланылган штангалар санына кадәр, тукланган Азнакай бораулаучылары яки Җәлилдән килүче «буханка» яндырган бензин литрлары.

Үтә күренмә һәм ачык

"Татнефть" мәгълүмат системасы эшенең мондый принцибы бик уңайлы була. Әмма 80 нче елларның икенче яртысында вәзгыять объектив үзгәрә башлый. Ул вакытка инде шәхси компьютерлар барлыкка килә. Аларның кайберләре мөмкинлекләре буенча тамырлары белән узган гасырның 60 нчы елларына барып тоташучы ЭИМ  БСын уза. Шул рәвешле, аерым бүлекчәләргә мөстәкыйль эшләү җиңелрәк була башлый, кешеләр төрле мәгълүмат базаларын, методикаларны кулланалар, бердәм үзәктән идарә итүнең унификацияләнгән системасы көчсезләнә башлаган. 

Әмма, 70 яше тулгач, Компаниянең IТ-блогы үзенең цифрлы киңлегенең үзәкләштерелгән идарәсен торгызу юлында ышанычлы хәрәкәт итә, төрле инструментлар, программалар кертелә, "Татнефть" эшчәнлеге үтә күренмәле һәм ачык төс ала. Кем белә, бәлки, ун елдан яки иртәрәк тә без хәзерге чорларны ретро стилендә искә төшерербез.

Заһиров Булат Азат улына һәм компаниянең it-блогының башка ветераннарына материалны булдыруда ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерәбез

«ТатАСУ» архивыннан Наил Гатауллин фотолары
Рамис АМИНОВ
7.12.2022  «Нефтяные вести» №49 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса