Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елга Әлмәтне ничек бизиләр?

Шәһәребезне кайчан һәм нәрсә белән бизәячәкләрен Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов хәбәр итте.

Әлмәтнең үзәк чыршысы  рәсми рәвештә Нефтьче мәйданында 25 декабрьдә ачылачак.

Быелгы корылмаларның темасы-математика һәм физика. Алар нефть өлкәсендә төгәл фәннәрнең мөһимлегенә басым ясыйлар. «Татнефть» компаниясе ел саен бәйрәмне кызыклы һәм кабатланмас итәргә ярдәм итә.

Быел яңа бизәү әйберләре сатып алынмаган. Шәһәрне бизәү концепциясе кайбер нюанслардан кала узган елгы кебек . Яңа урыннар өстәлми. Ләкин объектларның байлыгы һәм матурлыгы шул ук дәрәҗәдә кала. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яңа ел бәйрәме салютсыз узачак.

Әминов урамы бульварында, «Сәламәтлек» паркында, Гадел хөкем скверында, Гагарин урамында, Ленин урамында, үзәк паркта, 20 нче мәктәп янында  Яңа ел атмосферасын тудырачаклар.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса