Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бердәм ярдәм бәрәкәтле була

Берәүләр оекбаш бәйләгәндә, икенчеләр носилка ясый, өченчеләре маскировка халатлары тегә.

Боларның барысы да Украинада махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен әзер-ләнә. Бүгенге көндә фидакарь әлмәтлеләр чираттагы гуманитар ярдәмне туплый башладылар. Казанда хәрби өйрәнүләр узучы егетләребезгә дә кирәк-яраклар җыела.

- Махсус хәрби операция зонасындагы якташларыбыз белән элемтә урнаштыру кыенлыклар тудырса да, ул бар, шуңа күрә дә бүгенге көндә иң мөһиме - егетләребез тарафыннан соралган әйберләрне җыеп-төйнәп, исән-имин аларның кулларына илтеп тапшыру. Бу уңайдан эш җайга салынган. Гуманитар ярдәмне туплап, озатып баручы егетләребез үткән атна башында чираттагы, хәзер инде өченче, җаваплы миссияне үтәп кайттылар. Беренче йөкне «Тимер»гә, икенчесен «Алга» батальонына тапшырган идек. Бу өченчесе хәрби зонада булган үзебезнең егетләргә иде. Алты миллион сумлык кирәк-яракны шушы йөк өчен җаваплы кешеләребез кулдан-кулга илтеп тапшырдылар, - дип куанычын белдерде дүшәмбе киңәшмәсендә район башлыгы Тимур Нагуманов. Хәрби хәрәкәт зонасына Әлмәттән УАЗ-буханка да киткән. Әлеге машинаны медицина хезмәткәрләре бик көтәләр. Район башлыгы командирлар белән тыгыз элемтәдә торуның да эшчәнлекне җиренә җиткереп алып барырга мөмкинлек бирүен ассызыклады.

Кыш җитеп салкыннар башлануга, алгы сызыкта булган егетләребез өчен иң кирәкле әйбер - җылы кием-салым, оекбашлар. Солдатлар аеруча шуны сорый. Моннан тыш «буржуйка»ларга, балталарга, генераторларга ихтыяҗ бик зур икән. Армия тарафыннан тәэмин ителеш җитешле, тик кыр шартларында һәм хәрби хәрәкәтләр барышында сол-датларыбызның кием-салымнары тиз таушала, аның шулай икәне аңлашыла да.

«Ассоль» кафесында хә-зерге вакытта хәрбиләр соравы буенча каркассыз носилкалар һәм җылы утыргычлар җыялар, маскировка челтәрләре үрәләр. «Үзебезнекеләр өчен тегәбез» оешмасы волонтерларына мәктәп укучылары да килеп ярдәм итә. Әлеге оешманың тырышлыгы белән 200 ләп утыргыч һәм маскировка челтәрләре хәрби хәрәкәт зонасына озатылган инде.

Авыл җирлекләрендәге Мәдәният йортларында да тегү, бәйләү кебек эшләр кайный. Авыл әбиләре, апалары, кызлары изге теләкләр тели-тели, догаларын укый-укый бәйлиләр оекбаш-бия-ләйләрне.

- Алда суык кыш айлары. Чит җирләрдә хәрби бурычларын үтәүче ир-егетләребезнең аяк-куллары җылыда булсын, шушы киемнәр белән бергә безнең изге догаларыбыз да аларга барып ирешсен. Без исә аларны ярдәмебездән ташламабыз, кулдан килгәннең барысын да эшләрбез, - дип ышандыра алар.

Әйе, шулай, ярдәмнең һәм бердәмлекнең чиге юк аның. Алтын - утта, кеше авырлыкта сынала, дип юкка гына әйтмиләр шул  халыкта.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса