Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бар да тәртиптә булса, үзеңә дә уңайлы

Анастасия Романова үз-үзеңә ышанырга һәм алга барырга кирәклегенә нык инана.

«Елховнефть» нефть-газ чыгару идарәсенең производствога хезмәт күрсәтү цехында товар-матди кыйммәтләр буенча эш бүлүче булып эшләүче Анастасия Романованың әлеге белгечлекне сайлавына күп яктан бухгалтерлык тәҗрибәсе ярдәм иткәндер.

Товар-матди кыйммәтләрне исәпкә алу һәм гамәлдән чыгару кебек таныш процедуралардан тыш, аңа склад мөдире күнекмәләре, шул исәптән заявкалар кабул итү һәм консолидацияләү, сатып алуларны контрольдә тоту кебек гамәлләр дә өстәлгән.

- Зур күләмдәге мәгълүмат белән эшләргә туры килүе, товар-матди кыйммәтләрнең асылына төшенү миңа бик ошый. Складта тәртип булгач, эшләргә дә уңайлы - кирәкле материалны табу өчен вакыт сарыф ителми. Мастерлар да канәгать. Алардан теге яки бу позициянең ниндирәк булуын озак аң-латырга туры килмәве өчен рәхмәтләр ишеткәндә бик сөенәм инде. Складта 500 дән артык исемдәге әйберләр бар, шул ук вакытта мин һәрберсенең кайда икәнен яхшы хәтерлим.

Производствога хезмәт күрсәтү цехы начальнигы урынбасары Эдуард Закиров Анастасия турында яхшы фикердә. «Бик максатчан һәм грамоталы, хезмәт сөючән һәм җаваплы. Кыска гына вакыт эчендә эшнең асылына төшенде һәм үз вазифаларын яхшы үзләштерде. Теләсә нинди эшне ахырына җиткермичә туктамый. Берәр нәрсәне белмәгәндә сорый, яки белешмә һәм техник әдәбият белән коралланып, үзе аңлаганчы тырыша. Соңгы вакытта Анастасиянең мастерларга да дөрес киңәшләр бирүенә игътибар иттем әле. Үзе дә күпне белергә омтыла, башкаларга да ярдәм итә. Складта тулы тәртип. Барлык йөкләмәләрне дә вакытында һәм сыйфатлы үти. Аның артыннан бернәрсәне дә эшләп бетерергә кирәк булмаячак. Хәтта ничек өлгерә икән дип гаҗәпләнеп тә куям. Бәлки дүрт бала тәрбияләү тәҗрибәсе ярдәм итәдер», - ди ул.

Анастасия белән Алексей Романовлар менә 15 елдан артык бәхетле гомер кичерәләр. Әле балачакта ук таныш булганнар алар. Җәйге ялларын авылда, әби-бабайлары янында бергәләп күңелле итеп үткәргәннәр. Бергә укыганнар, бергә үскәннәр. Ниндидер бер мизгелдә тормыш юлыннан кулга-кул тотынып барырга теләүләрен аңлаганнар. Барысы да үзеннән-үзе, җиңел генә хәл ителгән. Килеп туган мәсьәләләрне киңәшләшеп, уртага салып хәл иткәннәр.

Тату гаилә бүгенге көндә үз йорты белән Рус Акташында гомер кичерә. Ире Алексей Анастасиягә һәрьяклап ярдәм итә. Балалар мәсьәләсендә дә уртак фикердә булганнар - сабыйларының һәрберсе теләп, көтеп алынган. Кайчандыр яраткан әбисе оныгы Анастасиягә: «Йортка ничә бала килә, шуның кадәр алырга кирәк», - дигән булган. Ә ул белмичә сөйләмәс.

- Хәзер аңа 88 яшь. 6 кыз үстерде, шуларның берсе минем сөекле әнием. Әбиебез - ныклык һәм тормыш сө-ючәнлек үрнәге. Мин үз-үземне белә башлаганнан бирле ул гел җырлый. Һәм бу дөрес тә, җыр белән эшләр дә тизрәк эшләнә бит. Әбием әле хәзер дә мөстәкыйль рәвештә хуҗалык алып бара. Һаман да матур җырларын җырлый, - дип сокланып сөйли Анастасия әбисе турында. - Мин дә җырлыйм анысы, әмма барыбер күп нәрсәгә өлгерәм димәс идем. Никадәр генә иртә торсам да, күпме генә эшләр башкарсам да, кайсыдыр мизгелдә ниятләгәннәремнең яртысын да эшли алмаганымны аңлыйм. Әмма елмаеп торган балаларымны һәм иремне күрүгә үз-үземне тынычландырам: без бергә, димәк, барысы да яхшы. Аларның һәрберсе миңа үзенчә ярдәм итә. Һәркемнең үз бурычлары бар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Хуҗалыктагы төп эшләреннән тыш, Анастасиянең тормыш иптәше үзенең бал кортларын карарга һәм умарталар санын ишәйтергә дә өлгерә. Бер умартадан башлаган булган. 8 ел тырыш хезмәт нәтиҗәсендә хәзер умарталары 20 дән арткан. Алексей табигатьне ярата, шуңа күрә бал кортлары белән мәш килү аңа күбрәк рухи ләззәт китерәдер.

- Анастасия уңган хуҗабикә. Йортыбызда һәрвакыт чисталык, тәртип хөкем сөрә. Ял көннәрендә өй эче яраткан пироглар, тәмле коймакларның хуш исенә тула. Анастасиянең тырышлыгы белән тудырылган шушы атмосфера миңа бик ошый, - дип канәгать елмая Алексей.

- Беренче чиратта мин, әлбәттә, әни. Ләкин тагын да күбрәк нәрсәләргә ирешергә телим. Әйтик, белгеч буларак тагын да үсәргә. Тәүлегенә 24 сәгать эшләргә дә әзер. Үз үрнәгем белән иң элек балаларга авырлыклардан куркырга ярамаганын күрсәтәсем килә. Үз-үзеңә ышанырга һәм алга барырга. Мөмкин булмаган бернәрсә дә юк, нәрсә теләгәнеңне төгәл аңларга гына кирәк. Барысына да ирешеп була.

 

Эльмира Царегородцева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса