Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт ДОСААФына 65!

Автомәктәп базасында «С» категорияле машина йөртүчеләрне «837» хәрби-исәп белгечлеге буенча - РФ Оборона министрлыгы заказы буенча хәрби йөртүче буларак әзерләү алып барыла.

Айдар Каюмов: «Бүген Әлмәт ДОСААФын автомәктәп кенә атап булмый. Бу яшьләргә патриотик тәрбия бирү урыны да, бу безнең ветераннар хәрәкәтләре өчен йорт та».

Әлмәт ДОСААФында даими рәвештә «Автопробег» кебек чаралар үткәрелә, сугыш хәрәкәтләре ветераннары бәйрәме, «Автоледи» һәм «Автобабай» конкурслары билгеләп үтелә.

Чара концерт номерлары белән дәвам итте. Бәйрәм уңаеннан автомәктәп тарафыннан ярыш оештырылды, анда юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм фигуралы йөртү осталыгы бәяләнде.

Әлмәт шәһәре һәм районы хәрби комиссары Ришат Сабиров автомәктәп башлыгы Илдар Әхмәтовны «Кораллы Көчләргә 100 ел» медале белән бүләкләде.

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса