Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә урбанистик форум җитәкчесе белән очрашу булачак

Чаралар Совет урамын төзекләндерү проекты буенча эш кысаларында уза.

11 декабрьдә 12.00 сәгатьтә яшьләр үзәгендә урбанистик форум җитәкчесе Дмитрий Кудинов белән очрашу узачак (Санкт-Петербург шәһәре).

Дмитрий шәһәр халкы белән шәһәр тирәлегенең кеше тормышына йогынтысы турында гына сөйләшеп калмыйча, интерактив воркшоп да уздырачак, анда катнашучылар архитекторларга Совет, Таһиров һәм Мәктәп урамнары территориясен үстерүнең яңа мөмкинлекләрен һәм идеяләрен ачарга ярдәм итәчәк.

Трансляциягә сылтамалар монда

Исегезгә төшерәбез, чаралар Совет урамын төзекләндерү проекты буенча эш кысаларында уза. Цикл «Татарстан шәһәрләрен үстерү институты» фонды һәм Санкт-Петербург урбанистика форумы ярдәмендә Heads Group бюросы, «Татнефть» ГАҖ һәм Әлмәт районы администрациясе тарафыннан оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса