Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында «Тоннель» операциясе вакытында 18 хокук бозучыга штраф салынган

Инспекторлар 80 автомобильне тикшергән.

5 декабрьдә Әлмәт районында "Тоннель" операциясе узды. Ул автомобиль йөртүчеләрнең аек булмаган хәлдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларын ачыклауга юнәлдерелгән иде. Бу хакта дәүләт автоинспекциясенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Әлеге операция барышында инспекторлар 80 машинаны тикшергән һәм 18 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган: 16  – куркынычсызлык каешын эләктермәү очрагы, 2 машинада балалар  махсус креслода булмаган. 

 

 

 

Фото: Әлмәт ЮХИДИ бүлеге

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса