Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа эштән - яңа тәэсирләр

Әлмәт политехник техникумы 47 млн сум грант исәбенә яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерергә теләүчеләрне иләк аша үткәреп сайлаган.

РСОда катнашкан егетләр-нең берсе - булачак программист, ИС-191б группасы студенты Илнар Гыйльмановка сүз бирик.

- Бу хәрәкәт турында очраклы гына дустымнан ишеттем һәм ул бетончыга укырга тәкъдим итте.  Дәресләрдә без бетон катнашмаларын, маркаларын өйрәндек, «Татнефть»нең төзелеш объектларына бардык. Аннары дустым белән «Юность» лагерена практика үтәргә киттек. Саф һава, 4 тапкыр ашаталар, үзебезгә аерым бүлмә бирделәр, лагерь хезмәткәрләре бик ита-гатьлеләр. Эш бераз арытса да, рәхәт булды, яхшы түләделәр.  Бу юлларны укыган егетләргә РСОга барыгыз дияр идем.

ИС-192 группасы студенты Павел Мавринның да әйтер сүзе бар.

- РСО турында ишет-кәннән соң, мин бетончыга укырга булдым. Укытучыбыз Елена Михайлова иде. 3 ай укыдык, шуның ай ярымын остаханәләрдә уздырдык. Укудан соң «Космос» балалар лагеренда практика уздык. Булачак программист өчен гадәти булмаган шартларга эләгү бик күп яңа тәэсирләр бирде.

Ә менә БУХ-201 группасы кызлары пешекчегә укып, яңа белгечлекләре буенча лагерьда эшләгәннәр.

Яшь чакта үзләштергән һөнәрләр өлкәнәйгәч тә ярап куяр, дигән фикердә  техникум студентлары. Һәм алар хаклы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса