Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юрист нинди кәгазьләрне ташларга ярамавын әйтте

Электрон чеклар һәм кушымталар булуга да карамастан, күп кенә документларны кәгазьдә сакларга кирәк.

Европа Юридик хезмәтенең әйдәп баручы юристы Марина Антонова «Прайм» агентлыгына шул хакта сөйләде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Эксперт сүзләренчә, суд процессы вакытында һәм башка очракларда хокуклар һәм вазифалар күрсәтелгән килешүләр, күчемсез милек, автомобиль, кибеттә әйбер сатып алуны раслый торган документларның кирәге чыга. Шулай ук түләүле хезмәтләр күрсәтү, торак-коммуналь хезмәтләр һәм элемтә өчен, салымнар һәм иминият взнослары түләү турындагы кәгазьләрне, банк документларын да сакларга кирәк, дип искәртте ул.

Моннан тыш, Антонова билгеләп үткәнчә, хезмәт мөнәсәбәтләре күрсәтелгән документларны чүплеккә ташламавың хәерле. Кәгазьләрне саклау вакыты дәгъваның срогы нигезендә үзгәрә, дип өстәде эксперт.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса