Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер безнең йөрәкләрдә

Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга әле күп вакыт узмады дисәң дә була.

 XX гасыр уртасындагы дәһшәтле вакыйгаларның кайбер шаһитлары да әлегә исән. Тик массакүләм мәгълүмат чараларында кайдадыр һәйкәлләрне күчерү һәм хәтта җимерү, җиңүче-солдатларның каберләрен мәсхәрә итү, урамнарның, мет-ро станцияләренең исемнәрен үзгәртү турында репортажлар һаман саен ешрак күренә.

Әзерлеге булмаган яшь кеше дә, өлкәннәр дә әлеге көчле мәгълүмат агымында югалып калырга мөмкиннәр. Менә шул вакытта аларга архивлар, музейлар, фәнни мәкаләләр ярдәмгә килә ала да.

Музейларда тарих өлкәсендә тикшеренүләр түгел (кызганычка каршы, аларны яңадан язып та була), ә чып-чын тарих саклана. Документларда, әйберләрдә, фоторәсемнәрдә чагылыш тапкан тарих. Соңгы вакытта зур игътибар бирелә торган патриотик тәрбия күп нәрсәне үз эченә алган, киңкырлы төшенчә булып тора, тик шулай да патриотик тәрбиянең нигезе нәкъ менә тарихны белү һәм үзеңне гаиләңнең, нәселеңнең, илебезнең елъязмасын язуда катнашучы автор итеп аңлаудан гыйбарәт.

Без, Әлмәт туган якны өйрәнү муzее хез-мәткәрләре, үсеп килүче яшь буынга дөреслекне җиткерүне үзебезнең гражданлык бурычыбыз дип саныйбыз. Шушы максат белән музейда күптөрле юнәлешләрдә даими рәвештә җентекле эш алып барыла. Музей экспозициясендә, үткәрелә торган экскурсияләрдә, чараларда без бирегә килүчеләргә фактларны җиткерәбез, узган еллар һәм гасырлардан калган документларны, әйберләрне һәм таныклыкларны күрсәтәбез, Ватаныбыз тарихын - катлаулы, бәхәсле, кырыс, әмма бөек тарихыбызны дөрес итеп, бәя бирмичә сөйләргә һәм күрсәтергә тырышабыз.

«Ул бөек еллар алдында баш иик!» дип аталган күргәзмә фонында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган экскурсия үткәрелә. Музейга килүчеләр тумышы белән Әлмәт шәһәре һәм районыннан булган легендар шәхесләр, Советлар Союзы Геройлары һәм Дан орденының тулы кавалерлары, сугышта катнашучыларның истәлеге мәңгеләштерелгәне, эзләнү отрядларының эше турында беләләр.

Шулай ук аларга тылда фидакарь хезмәт куйганнар, хатын-кызлар, картлар һәм балалар җилкәсенә нинди авыр йөк төшкәне, якташларыбызның Бөек Җиңүгә нинди өлеш кертүләре турында да бәян ителә.

Безнең гасырда - цифрлаштыру, мәгълүмати технологияләр, ярсулы тизлек гасырында кешеләрнең уйлану, фикер йөртү, аңлау һәм нәтиҗәләр ясау сәләтен саклап калулары бик мөһим. Ә моңа хакыйкать белән ялгыз калганда гына ирешергә мөмкин. Безнең бурыч - матурламыйча, үзгәртмичә генә Хакыйкатьне кешеләргә җиткерү. Хәзер шундый вакыт.

Безнең белән элемтәгә керү өчен:

Адресыбыз: Әлмәт шәһәре, Тынычлык урамы, 18 нче йорт.

Телефоннар:  (8553) 22-07-60, 22-04-22.

            https://vk.com/almetmuseum.

          https://t.me/Almetkraeved.

      https://ok.ru/profile/593182369557.

 

Т. Ефимова, Әлмәт туган якны өйрәнү музее хезмәткәре

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса