Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Татарстан Росреестры мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләренә ярдәм итә

Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары һәм якыннары күчемсез милекне 1 көн эчендә терки алачак.

Мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән чара буларак, Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе өлешчә мобилизация кысаларында хәрби хезмәткә чакырылган гражданнарның якын туганнары тарафыннан бирелгән гаризалар буенча хисап-теркәү гамәлләрендә ярдәм итү вакытын кыскарту турында карар кабул итте.

Татарстан Росреестрында хәбәр итүләренчә, мобилизацияләнгән гражданнарның туганнары һәм якыннары күчемсез милекне 1 көн эчендә терки алачак.

Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова болай дип сөйли: «Якын туганнарының махсус хәрби операциядә катнашуын раслап мөрәҗәгать иткән кешеләрнең документлары өстенлекле тәртиптә каралачак, һәр конкрет очрак буенча индивидуаль якын килү алымы кулланылачак».

 

Күчемсез милекне кыскартылган срокларда теркәү өчен МФЦга документлар тапшырырга һәм Татарстан Росреестрының теләсә кайсы подразделениесенә теркәүне тизләтү турында гариза бирергә кирәк. Казанда алар Авангардная ур., 74 нче йорт, 7 нче подъезд; Гагарин ур., 103 нче йорт; Ямашев ур., 82 нче йорт; Җиңү пр., 100 нче йорт адреслары буенча урнашкан.

Республика районнарында Татарстан Рос-реестрының территориаль бүлекләренә мөрәҗәгать итәргә. Контакт мәгълүматлары, бүлекләрнең адреслары һәм телефоннары белән Татарстан Росреестрының рәсми сайтында танышырга мөмкин (rosreestr.tatarstan.ru).

Теркәүне тизләтү турындагы гаризага өлешчә мобилизацияләнүгә эләккән кешенең га-илә әгъзасы белән туганлыгын раслаучы до-кументлар: паспорт, туу турында таныклык, никахлашу турында таныклыкның күчермәләрен теркәргә кирәк. Мобилизацияләнгән кешенең статусын раслау өчен хәрби комиссариаттан повестка яки башка документ кирәк була.

Шулай ук Татарстан Росреестры белгечләре күчемсез милеккә милек хокукларын рәс-миләштерү белән бәйле теләсә нинди мәсьәләләр килеп чыкканда булдыра алган кадәр ярдәм күрсәтергә әзер. Әйтик, 26 октябрьдән башлап Татарстан Росреестры мобилизацияләнгәннәрнең гаиләләре өчен кайнар линия ачты.

Күчемсез милекне теркәү мәсьәләләре буенча консультацияне көн саен (шимбә һәм якшәмбедән кала)
9 дан 15 сәгатькә кадәр алырга була. Кайнар линия телефоны:
8(843) 255 25 71.

Моннан тыш, мобилизацияләнгән резер-вистларны җыю пунктында - «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә һәм танк училищесында турыдан-туры  консультацияләр уздырыла. Һәр сишәмбе һәм пәнҗешәмбе 17 сәгатьтән 20 сәгатькә кадәр мөрәҗәгать итәргә.

Татарстан Росреестрының матбугат хезмәте

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса