Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр өчен яңа закон проекты кабул ителде

Федераль закондагы үзгәрешләр нигезендә, бакчачылык территориясен торак пункт чикләренә кертү дә каралган.

Бүген «Гражданнарның шәхси ихтыяҗлары өчен бакчачылык белән шөгыльләнүе өлкәсендә аерым сорауларны җайга салу турында» Татарстан Законына үзгәрешләр кертү турында ТР закон проекты беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, федераль законга кертелгән үзгәрешләр нигезендә ширкәтлек әгъзалары җыелышларда карарлар кабул иткәндә, электрон алымнар белән тавыш бирә ала, шул исәптән, «Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» федераль дәүләт мәгълүмати системасын кулланып.

Министр Татарстанда «ТР дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы» дәүләт мәгълүмати системасы эшләгәнен һәм аның ярдәмендә дә бакчачылык ширкәтләренең гомуми җыелышлары әгъзаларының тавыш бирү механизмын гамәлгә ашырып булачагын әйтте.

Федераль закондагы үзгәрешләр нигезендә, бакчачылык территориясен торак пункт чикләренә кертү дә каралган.

Хәзерге вакытта 23 районда 1383 бакчачылык ширкәте бар. Күпчелеге Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәр яннарында.

Марат Җәббаров сүзләренчә, закон проектын кабул итү нәтиҗәсендә, Хөкүмәт, бакчачылык ширкәтен торак пункт составына кертү өчен, төгәл критерийларны билгели алачак. Шулай ук, мәгълүмати системалар булдыруга яки булган системаларны гомуми җыелышларда тавыш бирү үткәрүдә куллану максатларында үстерергә мөмкинлек бирәчәк.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса