Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә Бөек Ватан сугышы ветераны вафат булды

Әлмәттә 99 нчы яшендә Бөек Ватан сугышында катнашкан Фатыйма Яхина вафат булды.

Фатыйма Яхина 1942 елның декабрендә яшь сугышчы курсларына языла, ә 1943 елның 5 июлендә үз теләге белән фронтка китә, анда зенитчы була. 1944 елда һава оборонасы гаскәрләре сафларында Белоруссия территориясен Гитлер гаскәрләреннән азат итү белән тәмамланган «Багратион» операциясендә катнаша. Җиңү көнен Варшавада каршы ала. Фатыйма Яхина-шәһәрнең һәм районның мактаулы ветераны.

2010 елда «Сугышта хатын - кыз йөзе түгел» номинациясендә «Ел хатын-кызы» исемен ала.

 

Якыннарының, туганнарының авыр кайгысын уртаклашабыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса