Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть»тә генераль директорның яңа киңәшчеләрен билгеләделәр

Фәнзат Исмәгыйлев һәм Виталий Гатауллин яңа вазифаларга билгеләнделәр.

"Татнефть"тә генераль директор киңәшчеләренең яңа билгеләнүләре турында хәбәр иттеләр. Бу турыда "Нефтяные вести" хәбәр итә.

«Татнефть» генераль директоры киңәшчесе итеп, Фәнзат Исмәгыйлев билгеләнде. Ул элегрәк скважиналарны ремонтлау һәм катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыру идарәсе башлыгы вазифасын башкарган иде. 1955 нче елда туган Фәнзат Исмәгыйлев Казан химия-технология институтын һәм Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлый. Хезмәт эшчәнлеген «Сөләйнефть» нефть-газ чыгару идарәсендә мастер буларак  башлый.

"Татнефть" генераль директорының оештыру үсеше буенча киңәшчесе итеп Виталий Гатауллин билгеләнде. Билгеләнгәнче "Татнефть" генераль директорының цифрлы үсеш буенча урынбасары булып эшли. Виталий Гатауллин 1979 елда туган. В.В. Куйбышев исемендәге Казан финанс-икътисад институтын «икътисад» белгечлеге буенча тәмамлаган, ике елдан соң шул ук югары уку йортында «бухгалтер исәбе, анализ һәм аудит» белгечлеге буенча икенче югары белем алган. Карьерасын            "Ямашнефть" баш хисапчысы буларак башлый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса