Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Салым инспекциясе җитәкчесе милеккә салым түләүгә белдерү кәгазе килмәү сәбәпләрен әйтте

Бу турыда ул республиканың Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләделәр.

Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе башлыгы Марат Сафиуллин милек өчен салым түләргә белдерү кәгазе килмәгән очракта гамәлләр тәртибен аңлатты, дип яза "Татар-информ". Бу турыда ул республиканың Министрлар кабинетында узган брифингта сөйләде.

«Салым турында белдерү кәгазьләрен алмаган гражданнар шуны исәпкә алырга тиеш: әгәр салым түләүдән азат итә торган салым ташламалары булса, аларга хәбәр җибәрелми», – дип белдерде Сафиуллин.

Ул хәбәр иткәнчә, салым турында белдерү җибәрелмәүнең өч сәбәбе бар:

  • салымны түләүдән азат итә торган салым ташламасы булганда;
  • исәп суммасы 100 сумнан ким булса;
  • артык түләнгән акча 2021 ел өчен түләү күләмен тулысынча «капласа».

Калган очракларда гражданнарга теләсә кайсы салым инспекциясенә яки күп функцияле үзәк бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Компьютер яки смартфон аша «Налоги ФЛ» мобиль кушымтасындагы шәхси кабинетта да салыи турында мәгълүмат була.

Салымнарны үзең өчен генә түгел, башка кеше өчен дә түләргә була, моның өчен бернинди нотариаль ышаныч кәгазе кирәк түгел, тиешле реквизитлар белдерү кәгазендә күрсәтелә, диде Сафиуллин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса