Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт судыннан мина турындагы хәбәрдән соң кешеләрне эвакуацияләделәр

Судка хокук саклау органнары вәкилләре һәм кинологлар килде.

14 ноябрьдә Әлмәт шәһәр судында миналар барлыгы турында аноним хәбәр килә.

Бинадан хезмәткәрләр, килүчеләр чыгарылган. Бу урынга хокук саклау органнары вәкилләре, кинологлар, шартлаткыч җайланмалар салынган хәбәрне тикшерү өчен киләләр.

"Шикле әйберләр табылмады. Аноним хәбәрләрнең дөреслеге расланмады", - дип аныкладылар Әлмәт шәһәр суды матбугат хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса