Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсияләрен күчерергә теләүчеләргә 1 декабрьгә кадәр эшләп өлгерәсе гамәлләрне әйттеләр

Россиялеләрнең һәр елны 1 декабрьгә кадәр үз иминиятчеләрен алыштыру хокукы бар.

Сүз аларның пенсия тупланмалары формалаша торган фонд (Россия Пенсия фонды яки дәүләтнеке булмаган пенсия фонды) турында бара. Үзенең фондын үзгәртергә җыенучыларга пенсияләрен ничек сакларга икәнен «Эволюция» дип аталган дәүләтнеке булмаган пенсия фонды белгече Дмитрий Ключник аңлатты. Бу хакта РИА Новости «Прайм» агентлыгына сылтама белән яза.

Аның сүзләренчә, декабрь дәвамында иминият фондын алыштыру карарыннан баш тартырга була, югалтулар да булмаячак. Моннан тыш, Россиядә пенсия тупланмаларын күчерүнең ике төре бар. Ашыгыч һәм Вакытыннан алда. Икесенең дә үзенчәлекләре бар.

«Эш шунда, җыелган акчалар, инвестицион керемне дә кертеп, килешү үз көченә кергәннән соң фондта биш ел саен теркәлә. Акчаларны бүтән фондка вакытыннан алда тапшырганда, соңгы фиксациядән соң формалашкан инвестицион керем яңа иминиятләштерүчегә күчерелми», – дип билгеләп үтте Ключник.

Ашыгыч рәвештә күчкәндә, акча мәҗбүри пенсия иминияте резервыннан тулыландырылачак, дип дәвам итте ул. Шунысы игътибарга лаек, сумма, вакытыннан алда эшләнгән күчештән аермалы буларак, гарантияле күләмгә кадәр тулыландырылачак, дип йомгаклады белгеч.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса