Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр Казанда мобилизацияләнгәннәр өчен 400 кг пылау әзерләде

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов Казан танк училищесы полигонында булды.

Полигонда мобилизацияләнгән якташлар өчен биш зур казан пылау әзерләнде — бу 400 кг, яки 1,5 мең порция, дип сөйләделәр «Татар-информ» га ТР Әлмәт районы башлыгының матбугат хезмәтендә.

Тимур Нагуманов әлмәтлеләр белән аралашты һәм полигонда көнкүреш шартларын күрсәтте. Монда кер юу машиналары һәм киптерү комплексы барлыкка килгән. "Монда чыннан да җылы. Көнкүреш шартлары, егетләрнең үзләре кебек үк, көннән көн яхшыра", — дип сөйләде ул.

Нагумановны хәтта полигонда да фастфудка урын булу  гаҗәпләндерде.

«Ләкин егетләр бу якка еш йөрмиләр диләр, чөнки алар чыннан да яхшы тукланалар», — дип хәбәр итте Нагуманов.

Шулай ук Әлмәт артистлары мобилизацияләнгән якташлар өчен концерт әзерләгәннәр. 

Моннан тыш, мобилизацияләнүчеләргә кирәкле барлык әйберләр салынган тактик рюкзаклар, ә  медикларга  генератор алып килгәннәр. "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!"- дип билгеләп үтте район башлыгы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса