Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Алар тәэмин ителгән, ләкин...»

Үткән атнада әлмәтлеләр Казан Экспо үзәгендә булып, хәрби әзерлек узучы егетләр белән очраштылар.

Өлешчә мобилизация игълан ителгәнгә айдан артык вакыт үтте. Бүген хәрбиләрнең бер өлеше инде азат ителгән территорияләргә озатылса, калганнар Казанда хәрби әзерлек үтәләр.

Тыныч тормыштан, гаилә җылысыннан аерылып хәрби әзерлек узучы, кайчандыр солдат хезмәтендә алган күнекмәләрен ныгытучы ир-егетләргә якыннары белән аралашу җаннарына ышаныч өсти. Мондый очрашу һәр атнада оештырыла. Әлеге очрашуларга район башлыгы Тимур Нагуманов үзе дә бара. Казан Экспо үзәгендә аларны хәрбиләрнең яшәү, өйрәнү шартлары белән таныштырдылар.

- Егетләребез бик яхшы шартларда әзерлек үтәләр. Әлбәттә, сораулары, теләк-ләре дә юк түгел. Алар белән очрашып сөйләштек. Алар өчен бик яхшы концерт оештырылды. Хәрби җитәкчелек тә үзенең рәхмәтен җиткерде. Безнең егетләр анда чагында һәр атна алар янына баруны оештырырга сөйләштек. Алдагы ялларда полигонда әзерлек узучылар янына бару күздә тотыла. Анда яшәү һәм әзерлек хәрби шартларга якынрак, - дип сөйләде дүшәмбе киңәшмәсендә Тимур Нагуманов.

Алып барасы әйберләрне әзерләгәндә үк хәрбиләр белән элемтәгә кереп ачык-ларга кирәгенә басым ясады башлык. Чөнки инде кайбер нәрсәләр белән хәрбиләр тәэмин ителгән. Шуңа да булганы өстенә тагын шуны алып бару хаҗәт түгел.

Бүген азат ителгән тер-риторияләрдә хезмәт итү-челәр белән дә элемтәне югалтмыйлар. «Алга» һәм «Тимер» батальоннары белән җитәкчелекнең элемтәләре бар. Шушы көннәрдә генә бер сугышчының хатыны мөрәҗәгать иткән. «Без аларга да шундый ук ярдәм күрсәтергә тиеш, - диде Тимур Нагуманов. - Күптән түгел генә «Тимер»гә берничә машина гуманитар ярдәм җибәрдек. Безнең өчен әлеге ярдәмнең «кулдан-кулга» тапшырылуы мөһим. Якын көннәрдә гуманитар ярдәм белән «Алга» егетләре янына бару да планлаштырыла. Әлбәттә, аларны анда тәэмин итеп торалар, ләкин... кирәк әйбернең бетәсе юк. Алар һәрвакыт нәрсәгә булса да мохтаҗ».

Китүчеләрнең гаиләләре-нә төрле юнәлештә ярдәм күрсәтү бүген шулай ук иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Аларның һәркайсының аерым соравы, гозере бар. Һәркайсына шәхсән якын килү сорала. Мөрәҗәгатьләр штабка килә, һәркайсы тикшереп өйрәнелә.

- Мобилизацияләнүчеләр-нең гаиләләренә ярдәм күрсәтү-дә бөтен тармаклар да бертигез дәрәҗәдә намус белән эшләп бетерми. Әйтик, суд приставларына әлеге ха-нымнарның ризасызлыклары, шелтәләре булды. Аңлагыз, мобилизацияләнгәннең хатыны, әнисе, баласы безнең өчен хәзер иң кадерле кеше, - диде Тимур Нагуманов. - Әлбәттә, аларның күбесе бик борчылып, авыр сораулар белән мөрәҗәгать итәләр. Ләкин без бүген аларның хәлен җиңеләйтү өчен тырышырга тиеш.

Район башлыгы моби-лизацияләнүчеләрнең балаларына ярдәм күрсәтү, түләүләрдән азат итү буенча район мәгариф идарәсенең уңышлы эшләвен ассызык-лап китте.

Әйе, вакыт көтми. Болай да югарыдагылар сөйләп, астагыларның кулына акча килеп кергәнче шактый вакыт үтә. Гади кешеләрнең исә, «зур кешеләр»нең авызыннан чыккан һәрбер сүзгә ышанып, өметләнә торган гадәте бар. Ул шәһәр транспортында гына, түләмәсәң, кулыңнан тартып төшерәләр, фамилияңне дә сорап тормыйлар.

Әгәр дә мобилизациялән-гәннәрнең гаиләләре мөрә-җәгать итә икән, аны тиз арада хәл итү зарур. Ул эшләр югарыда хәл ителә торган булса да, ярдәм итү юлларын эзләргә кирәк.

Мобилизацияләнгәннәр-нең балаларына алимент түләү мәсьәләсе дә күтәрелде көн үзәгендә. Әти кешеләр берсе дә алимент түләүдән баш тартмый, чөнки алар шушы көнгә кадәр түләп килгәннәр. Хәзер исә әлеге мәсьәләне Оборона министрлыгы хәл итәчәк, дип аң-латтылар белгечләр.

Һәр эш бирүче, ягъни «работодатель» мобили-зацияләнгән үз эшчесенең гаиләсенә бер тапкыр би-релә торган пособие акчасы түләргә тиеш. Ләкин 21 кешегә эш бирүчеләр әлеге акчаны түләргә ашыкмыйлар икән. Район башлыгы тиз арада бу мәсьәләләрне тикшереп хәл итәргә кушты.

- Ул суммадан оешмалар банкротлыкка чыкмыйдыр. Миллионнар турында бармый бит сүз. Кичә без егетләр белән сөйләштек. Аларның гаиләләре өчен ул ярдәм бик кирәк, - диде башлык.

Әйе, ачның хәлен тук белми. Урыны җылыда, арты корыда булганда адәм баласы башкачарак уйлый шул. Китүчеләр исән йөреп, сау кайтсын. Калганнарга көтеп җиткерерлек сабырлык телик.

Мобилизацияләгәннәрнең балаларына алимент түләү мәсьәләсе дә күтәрелде көн үзәгендә. Әти кешеләр берсе дә алимент түләүдән баш тартмый, чөнки алар шушы көнгә кадәр түләп килгәннәр. Хәзер исә әлеге мәсьәләне Оборона министрлыгы хәл итәчәк, дип аңлаттылар белгечләр.

Һәр эш бирүче, ягъни «работодатель» мобилизацияләнгән үз эшчесенең гаиләсенә бер тапкыр бирелә торган пособие акчасы түләргә тиеш. Ләкин 21 кешегә эш бирүчеләр әлеге акчаны түләргә ашыкмыйлар икән. Хакимият башлыгы тиз арада әлеге мәсьәләләрне тикшереп хәл итәргә кушты.

- Ул суммадан оешмалар банкротлыкка чыкмыйдыр. Миллионнар турында бармый бит сүз. Кичә без егетләр белән сөйләштек. Аларның гаиләләре өчен ул ярдәм бик кирәк, - диде башлык.

Әйе, ачның хәлен тук белми. Урыны - җылыда, арты корыда булганда адәм баласы башкачарак уйлый шул. Китүчеләр исән йөреп, сау кайтсын. Калганнарга көтеп җиткерерлек сабырлык телик.

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса