Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр үзләренең яңа ишегалды проекты турында фикер алыша алалар

Очрашу 26 октябрьдә узачак.

Шәһәрдә 2023 елда ишегаллары «Безнең ишегалды» президент программасы буенча төзекләндереләчәк әлмәтлеләр белән очрашу булачак. Бу хакта район башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлмәтлеләр үз ишегалларын төзекләндерү буенча фикер алышуда катнаша алалар, шулай ук төзекләндерү схемаларын һәм эш төрләрен карау мөмкинлеге дә булачак.

Халык белән очрашу 26 октябрьдә 18.00 сәгатьтә Ленин ур., 106 һәм 18.30 сәгатьтә Ленин ур., 110 йорт адресы буенча узачак. (һава шартлары начар булганда Төзүчеләр проспектындагы 14 нче лицейда, 2 нче лицейда).

«Безнең ишегалды» программасы Татарстан Республикасы президенты инициативасы белән барлыкка килде. Татарстан бюджеты һәм күп катлы йортлар ишегалларында дәүләт компанияләренең ярдәме хисабына юллар салу, яктырту башкарыла, балалар мәйданчыклары һәм башка җиһазлар төзекләндерелә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса