Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрне озаттылар

Туганнары белән саубуллашкач, алар Казанга юл тотты.

Әлмәттә өлешчә мобилизациягә чакырылганнарны чираттагы тапкыр озату булды. Аларны гаиләләре, дуслары һәм хезмәттәшләре, шулай ук район башлыгы Тимур Нагуманов, дин әһелләре һәм муниципаль хакимият органнары вәкилләре озатты.

Барлык мобилизацияләнүчеләргә дә кирәкле әйберләр тутырылган рюкзаклар бирелде. Моннан тыш, шәһәр җитәкчелеге хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү буенча да йөкләмә ала.

Искәртеп узабыз, мобилизацияләнгәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча Әлмәт штабы актив эшчәнлек алып бара. Сораулар  белән 8 (8553) 26-01-01 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Штаб тарафыннан ял көннәрендә Казанга мобилизацияләнгәннәрнең туганнарын алып бару оештырылган. Шулай итеп, атна саен шимбә һәм якшәмбе көнне автобуслар Әлмәт егетләре урнашкан пунктларга юл тота.  

 

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса