Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә эшмәкәрләр очрашты

Тимур Нагуманов һәм Әлмәт эшмәкәрләре хәрбиләргә, аларның гаиләләренә ничек ярдәм итә алулары турында сөйләштеләр.

Күпчелек эшкуарлар кыр шартларында кирәк булган төп көнкүреш комплектларын сатып алуга кушылырга әзер, чөнки бу әйберләр күп кирәк.

Гуманитар ярдәм җыю буенча Әлмәт штабы оператив эш алып бара инде. Волонтерларга һәм өлешчә мобилизация барышында хезмәт итүчеләргә, шулай ук «Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә ярдәм итәргә теләүчеләргә Ленин ур., 21 адресы буенча яшьләр үзәгенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

8 (8553) 26-01-01 кайнар линия телефоны.

Эшмәкәрләр кадрлар кытлыгы проблемасын күтәрделәр. Очрашу барышында әлеге мәсьәләне мәшгульлек үзәге белән берлектә координацияләү турында карар кабул ителде.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса