Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагумановның укытучылар көне белән котлавы

Хөрмәтле укытучылар!

Гаять зур рәхмәт хисе белән, шатланып-куанып, сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!

Октябрь башы һәркем өчен шушы якты һәм игелекле бәйрәм белән ассоциацияләшә. Сез бүгенге укучыларыгыздан һәм аларның ата-аналарыннан, шулай ук сезнең тырышлыгыгыз аркасында уңышка ирешкән элеккеге укучыларыгыздан лаеклы котлаулар кабул итәсез.

Россия укытучыларының югары профессионализмы, игелек, кайгыртучанлык һәм ярдәмчеллек белән берлектә, балаларга фән белемнәрен үзләштерергә генә түгел, ә дөньяга караш, кыйммәтләр системасын  формалаштырырга да ярдәм итә. Сез һәр балага уникаль якын килү юлын табасыз, талантларын ачарга, мәдәниятне, тарихны аңларга һәм хәзерге дөнья тенденцияләре эчендә югалмаска булышасыз.

Мәгълүмати технологияләр, мәктәпләрне модернизацияләү укуны тагын да кызыклырак һәм эчтәлеклерәк итә. Ләкин җанлы аралашуны, балалар горурлана алырлык укытучы шәхесен бернәрсә дә алыштыра алмый. Укучылар сезнең дәресләрне гомерлеккә истә калдыралар. Чөнки алар - намус, кешелеклелек һәм хезмәт сөючәнлек дәресләре.

Әлмәт районының мәгариф системасы ел саен үсә, тотрыклы темплар белән алга бара. Яңа мәктәпләр ачыла, укыту программалары яхшыра. Нәтиҗәләргә анализ ясау һәм берөзлексез барган үзгәрешләр - еллар аша исбатланган, тикшерелгән методика. Безнең укучылар олимпиадаларда һәм конкурсларда җиңү яулыйлар, БДИда һәм төп дәүләт имтиханында югары нәтиҗәләр күрсәтәләр, сынауларны уңышлы үтеп, иң яхшы югары уку йортларына керәләр. 2022 елда 109 кеше «Укудагы аерым уңышлары өчен» РФ медале белән бүләкләнде. 15 чыгарылыш укучысы БДИда 100 балл җыйды. Укыту планының төп фәннәре буенча уртача балларның артуы, сайлап алынган фәннәр буенча канәгатьләнерлек булмаган нәтиҗәләр санының кимүе һәм йөз баллы эшләр арту күзәтелә. Укучылар спорт дисциплиналарын бик теләп үзләштерәләр, шәһәрнең иҗади тормышында нәшат катнашалар. Әлмәт укытучылары таяна торган заманча, әмма традицияләргә тугрылыклы педагогик алымнар район һәм республика мәгариф системасының визит карточкасы булып кала бирә, хезмәт сөючән, белемле һәм кешелекле профессионалларның киләчәк буынын үстерә.

Кадерле педагогларыбыз! Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм һәм балаларны укыту һәм алар белән аралашу шатлыгын тоеп, зур казанышларга һәм яңадан-яңа җиңүләргә ирешүегезне, дус һәм тату хезмәт коллективларында рухланып-илһамланып эшләвегезне телим. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле укытучыларыбыз! Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар юлдаш булсын.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса