Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Диния нәзарәте Татарстаннан мобилизацияләнгән солдатларга ярдәм итү өчен акча җыя

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Татарстаннан махсус хәрби операциягә китүчеләргә ярдәм йөзеннән акча җыю турында игълан итә.

Җыелган акчага иң беренче чиратта термокием, җылы оекбашлар һәм перчаткалар, аптечкалар, армия өчен хәләл коры паеклар, тушенка сатып алырга һәм җибәрергә кирәк, диелә нәзарәт сайтында.

Акча җыю бүгенге көннән ачык дип игълан ителә. Теләге булган һәркем татарстанлыларга ярдәм итүгә үз өлешен кертә ала. Акча җыюны Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды башкара. Акча җыю өчен реквизитлар ТР Диния нәзарәте сайтында күрсәтелгән.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса