Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә тыл хезмәтчәне үзенең юбилеен билгеләп үтте

Тыл хезмәтчәне Нуриәхмәтова Зилә Хәмидулла кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

 Әлмәт районы Советы Аппараты җитәкчесе Роза Әфләтунова, Дәүләт статистикасы бүлеге җитәкчесе Светлана Васильева, социаль яклау идарәсе һәм ветераннар советы вәкилләре туган көнен котларга килделәр.

Роза Әфләтунова район башлыгы Тимур Нагуманов исеменнән юбилярны җылы котлады, истәлекле бүләкләр тапшырды һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләде. Шулай ук ул РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткасын да тапшырды.

Изге теләкләрен Светлана Васильева җиткерде. Дәүләт статистикасы бүлегендә Зилә Хәмидулловна белән эшләү елларын ул җылы сүзләр белән искә алды. Юбилярның нинди тыйнак һәм җаваплы хезмәткәр булуы турында сөйләде.

Хезмәт ветераны һәм тыл хезмәтчәне Зилә Хәмидулла кызы катлаулы тормыш юлы үткән. Ул 1932 елның 18 сентябрендә Бөгелмәдә туа. Тиздән Әлмәткә күчеп, 1 нче урта мәктәпне тәмамлый. Аннан соң ул статистика идарәсенең уку комбинатында укый.

Чупай авылында немец теле укытучысы булып эшли, Бигәш авылында пионервожатый була. Шулай ук Әлмәт районы башкарма комитетында исәп буенча инспектор булып эшли. Ә 1954-1987 елларда икътисадчы булып, статистик идарәсендә эшли.

Зилә Хәмидулла кызы «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен» медальләре һәм «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен» юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Юбиляр котлауларын шатланып кабул итте. 

 

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса