Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Экофестиваль узачак

Туры эфир хәбәрләре

17 сентябрьдә, шимбә көнне Әлмәттә экофестиваль узачак. Бу хакта Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов Телеграм каналында туры эфир барышында хәбәр итте.

«Сакчыл Әлмәт» дип аталган әлеге экофестиваль иртәгә 12.00 сәгатьтән алып 16.00 сәгатькә кадәр Яшьләр үзәге каршындагы мәйданчыкта узачак.

Әлмәтлеләрне һәм калабыз кунакларын чарада концерт программасы, төрледән-төрле мастер-класслар, балалар өчен төрле аттракционнар көтә. Сәүдә нокталары да эшләячәк.

Фестивальдә шулай ук макулатура, иске оргтехника, батарейкалар, теш щеткалары, пластик шешәләр, бөкеләр кабул итү пунктлары да эшләр дип планлаштырыла. Теләгән кешеләр аларны алып килеп тапшыра алалар.

Шулай ук шәһәр китап-ханәләрендә китапларга икенче тормыш бүләк итү мөмкинлеге дә бар - аларны да фестивальгә алып килергә була.

«#БежимЗаСчастьем йөгерешендә катнашкан мәктәп укучылары браслетка ия булдылар. 3 килограммнан да ким булмаган макулатура тапшырган очракта алар икенче беләзек алалар һәм бу ике беләзекне бүләккә - безнең логотип төшерелгән стресска каршы тупларга алыштыра алачаклар», - дип сөйләде Тимур Нагуманов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса