Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тизрәк күченәсебез килә!»

Компания социаль ипотека программасы кысаларында нефтьчеләргә 300 дән артык фатир тапшырды.

Дизайны белән ерактан ук аерылып торган яңа күпкатлы йорт янында кешеләр җыелган. Шатланулары йөзләренә чыккан. Кочаклашалар, бер-берсен тәбриклиләр - тиздән алар яңа фатирларга күченәчәкләр.

Алар барысы да «Татнефть» хезмәткәрләре. Компания аларга беренче взносларын түләргә һәм торак шартла-рын яхшыртырга ярдәм ит-кән.

Фатир алырга чиратта алты ел торган Лотфуллиннар гаиләсе бу хыяллары әле тиз арада гына тормышка ашачагына ышанмаган да. Шулай да башкалар белән бергә Автомобилистлар урамындагы яңа йорттан ачкыч алу бәхетенә ирешкәннәр.

Әти-әниләренең ике бүл-мәле фатирында яшәп, ике кыз үстерүче гаилә башлыгы Ратмир Лотфуллин үз фатирларына күченү мөмкинлеге тудырган «Татнефть»кә бик рәхмәтле.

- Без яшь гаилә буларак ташлама алу бәхетенә ирештек. Моннан тыш, безгә ай саен түләргә тиешле сумманы да керемнәребезгә карап исәпләделәр, без аны гаилә бюджетына зыян китермичә түли алырбыз дип ышанам.Фатирыбыз да, йорт үзе дә бик ошады - матур, заманча, - диде ул, шатлыгы белән уртаклашып.

Хәләл җефете Алинә исә фатирга аяк басуга ук аны ничек итеп җиһазлаячакларын, нәрсәне кайда урнаштырачакларын да күз алдына китерергә өлгерүләре турында сөйләде.

- Тизрәк күченәсебез килә! Соңгы көннәрдә куанычыбыздан хәтта йоклый да алмадык. Эшкә, мәктәпкә, балалар бакчасына йөрисе юлыбызны да планлаштырып куйдык инде. Без бик шат. Йорт яхшы урында урнашкан, бар да янәшә. Менә дигән балалар мәйданчыгы, тәрәзәдән генә балаларның уйнаганын күзәтергә дә була. Иң ошаганы - анда автомобильләр барып җитә алмавы, - диде ул.

Бу атнада социаль ипотека буенча төзелгән ике йортка бәхетле гаиләләр күченәчәк. Аларның берсендә 285 фатир, икенчесендә - 56. Барысында да сантехника, суны, газны, электр энергиясен, җылылыкны исәпкә алу приборлары куелган. Кухняда газ плитәләре урнаштырылган, бүлмәләрдә янгын сигнализациясе җайланмалары бар. Йортлар Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды  инвестицияләре хисабына социаль ипотека программасы кысаларында төзелгән.

 

 

Арина Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса