Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөргән юлларыбыз имин булсын

Калабызда юлларны ремонтлау, асфальт җәю эшләре әле дә дәвам итә.

Республикада юлларны кышкы чорга әзерләү эшләрен башлап җибәрделәр.

ТР Хөкүмәте Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына бу уңайдан күреләчәк чаралар планын 15 сентябрьгә кадәр әзерләргә кушкан иде.

Әлмәт җирлегендә дә юлларга кагылышлы эшләр планлы рәвештә тормышка ашырыла. Шәһәр юллар идарәсе директоры урынбасары Кирилл Сафонов билгеләп узганча, кышкы чорда юлларга сибеләчәк материаллар тиешле күләмдә сатып алынган, техника да җитәрлек.

Бүгенге көндә Җәлил, Базовая урамнарында эш бара. Нормативлар буенча юлларның ремонттан соң гарантиясе 5 ел булырга тиеш. Анысын инде киләсе елның язында күрербез. Юл билгеләрен алыштыру, буяу, светофорлар урнаштыру кебек җаваплы эшләр дә тормышка ашырыла. Шушы көннәрдә Гафиятуллин-Нефтьчеләр урамнары ки-селешендә светофорлар алыштырылганы, Ленин урамында кече архитектур формаларны буяулары мәгълүм булды.

Юллар төзек һәм шул ук вакытта куркынычсыз булырга тиеш. Шуңа күрә дә яңгыр сулары канализацияләрен, коеларны ремонтлау эш-ләрен көзге яңгырлар башланып киткәнче башкарып калдыру зарур, ди юл белгечләре. Җәйге чорда Таһиров, Фурманов, Шамил Усманов, Лермонтов урамнарындагы юлларга асфальт түшәлде. Юлчылар җәй буе эшләделәр: чокыр ремонты, күперләрне ремонтлау, чүп түгү - барысын да башкардылар. Шулай да быел шәһәр эчендәге чәчәк түтәлләре гаҗәпләнерлек купшы була алмады, агач-куакларны кисү һәм формалаштыру да шул Нефтьчеләр көне алдыннан гына үткәрелде.

Кышкы чорда юллардагы куркынычсызлык темасын күптән түгел Әлмәт җирлегендә булып узган күчмә республика ки-ңәшмәсендә дә күтәреп чыктылар. Бу өлкәдә хәлләр аяныч - ел башыннан юл фаҗигаләрендә 200 гә якын кеше һәлак булган, 2604 кеше тән җәрәхәтләре алган. Җирле һәм федераль трассалардагы аварияләр саны 18 процентка арткан. Бу фактларның барысын да исәпкә алып, юлларда заманча светофорлар, юл билгеләре һәм ясалма тигезсезлекләр урнаштырылырга тиешлеге ассызыкланды. Әлмәтнең бу уңайдан тәҗрибәсе күпләргә үрнәк булырлык дип табылды. Үзәк магистральләрдә юлга билгеләр сызу өчен пластик материал һәм буяу кулланылган, ике өстәмә светофор урнаштырылган. «Татнефть» компаниясе белән берлектә бу эшне дәвам итү турында сөйләшүләр дә алып барыла икән. Республиканың юл куркынычсызлыгы ко-миссиясендә шәһәр эчендә хәрәкәт итүче машиналар тизлеген сәгатенә 40 километрга кадәр киметү, трассаларда сәгатенә 70 км итеп раслау мөмкинлеге турында да сүз кузгаттылар. Бәлки бу күпләргә ошамас, тик шунысы бар - әлеге чараларның барысы да кешеләр иминлеген күздә тота бит.

Җәйләрне узып, көзләргә дә килеп кердек, озакламый кышы да җитәр. Юлларыбыз тигез һәм хәвеф-хәтәрсез генә була күрсен инде берүк!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса