Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дүрт аяклы «дусларны» кайгыртып

Әлмәттә барлык хайваннар, шул исәптән йортсызлары өчен дә ветеринария медицинасы үзәге ачылды. Ул Геофизическая урамы, 15Б йортында урнашкан.

Тантаналы чарада Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Ногманов, «Татнефть» ААҖ генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев һәм «Татнефть» Хәйрия фонды директоры Ренат Мамин катнашты.

Үзәк «Татнефть» компаниясе гранты хисабына ремонтланган һәм җи-һазландырылган. Ул дүрт блоктан тора. Лаборатория тикшеренүләре, профилактикалау, дәвалау һәм хирургия өчен заманча җиһазлар бар. Биредә кечкенә йорт хайваннарына зур хезмәт күрсәтеләчәк.

«Бүген безнең шәһәр өчен истәлекле мизгел. «Татнефть» компаниясенә һәм аның грант проектларына чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Алар ярдәмендә бу үзәк тулысынча яңартылды. Ул инде эшли башлады. Бу зур юлның бик мөһим элементы. Без эшне әлмәтлеләр, волонтерлар, зооактивистлар белән берлектә оештырырга тиеш булабыз. Активистларга аерым рәхмәт. Без сезнең белән еш аралашабыз. Бу җиңел тема түгел. Ләкин без сезнең белән бергә эшләргә өйрәндек», - диде Тимур Нагуманов.

Илдар Ногманов та бу уңайдан теләкләрен белдерде: «Үзәк яхшы эшләсен, Татарстанда гына түгел, Россия Федерациясендә дә үрнәк булсын иде. Мондый үзәкләр юк бит. Үзәк эшләсен, шатлык китерсен. Барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек телим». Шулай ук ул Әлмәт районы дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Реваль Мөхәммәтҗановка биохимик анализаторга сертификат тапшырды.

Үзәктә 3 хезмәткәр: терапевт, хирург һәм 1 санитар эшли. Монда сукбайларны да, йорт хайваннарын да кабул итәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса