Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баш мөхәррир сүзе

Безнең газетабызны яратып алдыручы хөрмәтле укучыларыбыз!

Әле генә барыбыз да ашкынып, дәртләнеп язны, җәйне көткән идек. Инде мул уңышлары, матур бизәкләре, янып торган төсләре белән көз ишек шакый.

Сентябрь аеннан яңа елга газетабызга язылу башланды.

Кабаттан «Әлмәт таңнары» газетасына язылу вакыты да килеп җиткән. Никадәрле вакыйгалар, эш-гамәлләре белән тормышыбызны ямьләп торучы күршеләрегез, район тормышы, авыл сулышы, шәһәр мохиты, эшлекле сөйләшүләр, «телле-тешле» язмалар, ислам дине сәхифәләре яктыртылды. Яңа проектлар, авыл җирләрендә укучыларыбыз белән очрашулар барыбыз өчен дә көтеп алынган мизгелләр булды. Сездән килгән хәбәрләр, со-раулар газетабызны җанлы аралашуга этәрде. Чөнки телебез, милләтебез тормышы, яшәеше район вакытлы матбугатында чагыла.

Никадәрле яңа мәгълүмат, күңелгә җылылык, өмет өсти торган язмалар әзерләдек. Сез үзебезнең газетага күбрәк язылган саен телебезнең, татар вакытлы матбугатының саклануына ышаныч арта. Туган телебезне читләр сакламый, аны шул рәвешле үзебез сакларга тиеш.

Газетабызны алдырганыгыз өчен без сезгә бик рәхмәтле. «Әлмәт таңнары»на язылырга туганнарыгызны, күр-шеләрегезне дә чакырыгыз. Безнең газетабыз турында аларга да сөйләгез. Сезнең хакта, авылыгыз, күршеләрегез турында бары тик безнең газета гына яза. Әйләнә-тирәбездә никадәрле яхшы кешеләр яши, игелекле эшләр эшләнә. Шулар турында, үзегезне борчыган мәсьәләләр турында бергәләп языгыз, шалтыратыгыз. Без һәрвакыт сезнең белән. Тамчыдан күл җыела, ди халык. Һәр татар гаиләсе бер генә газетага язылса да, милләт өчен, татар матбугаты өчен нинди зур файда булыр иде. Изгелек кылырга беркайчан да соң түгел. Өлкән яшьтәге әти-әниләрегезне, якыннарыгызны, күршеләрегезне «Әлмәт таңнары» газетасына яздырып сөендерегез әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса