Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәтлеләр рәссамнар белән миниатюр арт-объектлар һәм мурал булдырды

Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр»паблик-арт-программасының соңгы сезоны тәмамланды.

"Юлдаш" сәүдә комплексы фасадындагы «Әлмәт — җәннәт» мозаикасы  уртак эшнең  нәтиҗәсе булды.

Мозаик панно «Фрукты» Almet mosaic сәнгать төркеме лабораториясе кысаларында пәйда булды, ә муралны ясарга Еатеринбургтан танылган рәссам Наталья Пастухова ярдәм итте.

"Эш автовокзал территориясендә урнашкан. Бу кешеләр очраша һәм аерыла торган урын. Мин ир-ат һәм хатын-кыз очрашуын, шулай ук җәй ахырындагы җылы образларны сурәтләргә булдым. Монда гладиолус белән тулы сумка да, үләнгә таралган алма да, орлыклары өлгереп, сыгылган көнбагыш та сурәтләнгән Җылы көннәр уңышы", - диде мурал концепциясе турында Наталья Пастухова.

Екатерина Удалова билгеләп үткәнчә, проектны биш ел эчендә Әлмәт халкы өчен 100 гә якын белем бирү оффлайн - һәм онлайн-чарасы — танылган рәссамнар мастер-класслары һәм лабораторияләре, әйдәп баручы экспертлар, тарихчылар һәм сәнгать белгечләре лекцияләреннән алып, веломаскарадлар, спектакль-карнавал, перфоманслар  уздырылган. "Әлмәтлеләр белән бергәләп, шәһәргә килүчеләрне каршы алган уртак мурал булдыру — бу зур программаның искиткеч һәм логик тәмамлануы", — дип билгеләде ул.

«Фрукты» арт-төркеменең (Пермь) дүрт көнлек уртак лабораториясе һәм Ростов-Доннан Rastvornadomu рәссам-мозаичисты алты урам эше нәтиҗәсе булды.

Хәзер Беренче бистәнең игътибарлы үтеп баручылары яңгыр астындагы чатырны, маякны, тәрәзәдәге мәчене, лампочканы, боз сөңгеләрен,  торбадагы вентильны һәм серфтагы кызны күрә алачаклар. Сәнгать объектлары иң көтелмәгән урыннарда урнашкан, ләкин мәгънәсе һәм сюжеты буенча тирә-якка бик яхшы туры килә.

«Татнефть» компаниясе, «Новь» бюросы һәм стрит-артны тикшерү институтының уртак проектын оештыручылар фикеренчә, мондый коллаборацияләр — төрле аудиторияләрне заманча сәнгать белән таныштыруга, аларны тылсымлы иҗат процессына җәлеп итүгә юнәлдерелгән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт-программасының бик мөһим һәм масштаблы юнәлеше.

Фото: Антон Селезнев / «Алтын алмалар турында әкиятләр»

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса