Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында «Җәяүле» профилактик чарасы бара

Чара җәяүлеләрне бәрдерү белән бәйле юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтүгә юнәлдерелгән профилактик эшне көчәйтү максатыннан үткәрелә.

15-28 сентябрьдә Әлмәт һәм Әлмәт районы территориясендә «Җәяүле»дип исемләнгән профилактик чара үткәрелә. Бу хакта Россия эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге ЮХИДИ бүлеге хәбәр итә.

Үткәрелә торган чара кысаларында полиция хезмәткәрләре тарафыннан машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә җәяүлеләр юлы аша чыкканда юл бирүен тикшерәчәк, шулай ук Әлмәт районының торак пунктларыннан читтә җәяүлеләр белән юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү эшен көчәйтәчәк.

Быел Әлмәт районында җәяүлеләр катнашында 29 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше һәлак булган, 28е җәрәхәтләнгән.

Дәүләт автоинспекциясе автотранспорт чараларын йөртүчеләргә гомумбелем бирү мәктәпләре, балалар бакчалары, җәмәгать транспорты тукталышлары, юл чатлары һәм җәяүлеләр кичү урыннары яныннан, шулай ук юлны күзәтү чикләнгән урыннарда аеруча игътибарлы булырга киңәш итә.

"Юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да искәртәбез, җәяүлеләрне таптатуның төп өлеше тәүлекнең караңгы вакытында туры килә. Начар һава торышы һәм урам-юл челтәренең начар  яктыртылуы күрүне начарайта", – диелә анда.

Дәүләт автомобиль инспекциясе яктылык кайтару элементларын  кулланырга өнди.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса