Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталары редакцияләре һәм «ЮВТ-24» телеканалы оештырган «Бакча галәмәтләре» фотоконкурсы катнашучылары

Эшләр 2022 елның 27 сентябренә кадәр кабул ителә.

1. Алсудан декоратив кабаклар.

 

 

2. Минем исемем Мәликә. Безнең бакчада менә шундый матур, витаминлы искиткеч тәмле кабаклар үсә.

3. Екатерина Садыйкованың гигант помидорлары.

4. "Бакча дельфины" Елена Шманева

5. "Елан-кыяр" һәм "Кишер мәхәббәте" Гөлназ

 

6. Урсалабаш авылында шалкан һәм бәрәңге уңышы. Мин барлык кабакларны санадым-нәкъ 100! Бу сезгә шаяру түгел. Мин шулай ук чәчәкләрне бик яратам! Әни барлык төсләр арасында иң матурын мин ди. Бер чиләк зелпене үзем җыйдым. Май ахырында ук шундый кыяр ашый идек инде! Әмир Хәйруллин.

7. Яз көне карбыз сатып алдык. Төшләрен ташларга кызгандык. Без аларны суга салып торырга булдык. Берникадәр вакыттан соң орлыклар шытты. Без җиргә утырттык. Орлыклар кояш җылысыннан тиз чыкты, төнлә без аларны салкын булмасын дип каплап тордык. Мин көнгә ике тапкыр су сиптем, карбыз су ярата икән, төшке ашта һәм кичен су сибеп тордым. Карбызлар акрынлап үсә, чәчәк атарга вакыт җитте, кайберләре тизрәк чәчәк атты, кайберләре әкренрәк иде. Чәчәк атканнан соң, зәгыйфь үсентеләрне кисәргә кирәк иде. Ниһаять, бездә карбызлар үсте. Дөрес, берничәсе генә. Азат Назыйров.

8. Исәнмесез! Менә ул, нинди, минем җиләк! Супер җиләк уңышы. Эх җәй дә үтеп китте. Татлы, сусыл, хуш исле җиләкләрне җәй буе җыйдык. Файдалы ризыклар. Регина.

9. "Берне пешердем - ике баланы ашаттым". Үз өебездә беренче уңышыбыз. Айгөл Катаева.

10. "Нигә шуның кадәр күп булган?" Альберт Фәтхетдинов

11. Мин өч искиткеч улның әнисе. Җәй буе балалар миңа бакчада яшелчәләр карарга булышты. Җәй безне сөендердеБезгә хас яшелчәләр генә түгел, бакча культуралары да үстердек: кавын һәм карбызлар. Шулай ук быел без татлы йөзем белән дә ләззәтләндек. Арина

12. "Түтәл байлыгы." Яшелчә бакчасында, маскарадтагы кебек, түтәлдә үсүчеләр шулкадәр матур итеп үзгәргән ки, кайчагында нинди әкият кунагы килгәнен дә аңламый торасың. Менә бу кишер, мондыен күргән юк иде! Ул һәркемгә файдалы һәм кирәк. Алинә Рәфыйкова.

13. Нигъмәткә бай алтын көз килде

Кишер, чөгендер күп булды.

Витаминлы яшелчә белән,

Бөтен кәрзинем тулды.

Наил Ханбеков

14. Көз бүләкләре, Мул булды уңыш. Табигать бүләкләрен җый. Салкында, яңгырда, карда Файдалы булыр уңыш! Көз – авылда һәм дачада уңыш җыю вакыты. Һәр бакчачы яшелчәләрнең көзге уңышын аеруча сагынып, шатланып җыя. Алар бит үз кулларың белән үстерелгән. Таисия Тимашева.

15. Елмаючы бәрәңге. Алинә Зыятдинова.

16. Бөтен гаилә өчен помидор - 820 гр һәм груша яратучылар өчен - 430 гр. Лилия Исмәгыйлова.

17. Антирекорд. Ел саен бөтен үсентеләрне үзем үстерәм, шул исәптән карбыз һәм кавынны да. Җәй буе балалар кебек карыйм. Ләкин быел җылы җәй булса да, карбызларым антирекорд күрсәттеләр. Бик татлы булдылар. Гөлнур Каюмова.

18.Диана һәм яраткан җиләкләр . Җиләк җыям, кышын варенье белән сыйланып, җәйне искә төшерергә яратам. Җиләк һәм маникюр: тәмле дә, матур да. Әни мине кәбестәдә таптым ди. Истәлеккә фотога төшәргә шунда килдем. Диана Хәйруллина.

19. "Түтәл фантазияләре". Су сибә торгач, әбием белән менә шундый ташкабаклар үстердек. Кирилл Борисов

20. Мандрагора тамырына охшаган чөгендер! Наил Шәйморатов.

21. Алма бит, могҗизалы. Шамил

22. Килеп чыкмады. Сиренә Дәүләтова

23. Мин бәрәңгене яратам. Ул да мине ярата. "Сентябрь кабагы-кар бабайның туганы» Без бакчага барырбыз Уңыш җыярбыз, Син чөгендер, үс әйдә!.. Эвелина Курочкина

24. Мин туганнан бирле авылда яшәдем, һәрвакыт бакчабыз булды. Барлык балачак нәрсәдер казып, утыртып, чүп үләне утап узды, һәм бөтен вакыт шуның белән генә үтә кебек иде. Ләкин еллар узгач, үсентенең җимеш бирерлек дәрәҗәгә җитеп, үсүен күргәч, сөенеп аларны күзәтә башладым. Быел җәй җылы килде һәм мин сеңлем белән беренче ел гына утырткан бакчамда мул уңышны күреп шатландым. Киләсе сезонга яңа нәрсәләр утыртырга уйлыйбыз. Гөлшат Рамазанова.

25. Һәр ял көннәрен әбинең шәхси йортында үткәрәбез. Биредә мин җиргә, бакчага булган мәхәббәтне тойдым. Ашлама һәм сугару белән тәҗрибәләр үткәрү ошый. Фотода кызым соңгы эксперимент нәтиҗәләрен бәяли. Илфат Нуриев.

26. Карагыз әле бер генә Менә миңа – кабакка! Турап куйсагыз мин сыймыйм, Хәтта тугыз табакка! Айнур белән Кәрим Мингалеевлар

27. Мин белән пешерәм кабактан Гаҗәп тәмле бәлеш. Ә кавынны ашарга, Җыелыр таныш-белеш. Сафина һәм Ясминә Сәлимовлар

28. Без бакчада чөгендер җыябыз. Быел чөгендер уңышы мул булды. Бу чөгендерне терлек ашар. Алар бик авыр. Валентина Прохорова

29. Лена Нуждина.

30. Золушка өчен арба. Минем исемем Мария, Мин Березовка поселогында яшим, миңа 5 яшь, Кузайкино авылындагы «Солнышко» балалар бакчасына йөрим, әкиятләрне бик яратам, шуңа күрә бакчадагы кабактан матур карета ясадык.

 

31. Уңышыбызны кышка кадәр сакларбыз. Азамат Ханнанов.

32. Кышка алма җыйдык. Илнур Ханнанов.

33. Ләшәү-Тамак мәктәбенең бакчасында 16 кг 700 граммлы кабак үсте. Ринат Дәүләтов.

34. "Авыл йөрәкләр клубы." Күптән түгел генә уңышны җыеп алдык һәм хәзер һәркемнең кызыклы нәрсәсе бар, әйтик, бездә романтик йөрәккә охшаган бәрәңгеләр үскән. Кишер уңышы да яхшы! Бу кишер бик гадәти булмаган һәм зур, ул минем гаиләмгә генә түгел, ә аны күрә алган кешеләргә дә зур шатлык китерер дип ышанам. Азалия Ханнанова.

35. Гадәти сорттан менә шундый кәбестәләр үсте. Лилия Пищикова.

36. Кабак уңышы-2022! Менә шундый мөгезле помидорлар булды быел. Айназ Сафиуллина.

37. Болгар борычы үсте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса