Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәттә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча ТР хөкүмәт комиссиясе утырышы булды

Утырышта юл хәрәкәте куркынычысызлыгын тәэмин итү буенча чаралар турында сөйләштеләр.

7 сентябрьдә шәһәр Башкарма комитетында Татарстан республикасы премьер-министры урынбасары – Татарстан республикасы министрлар кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров рәислегендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Татарстан республикасы хөкүмәт комиссиясе утырышы узды. 

ТР Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча баш дәүләт инспекторы Рөстәм Гарипов 2022 елның 8 ае йомгаклары буенча Татарстан республикасында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм Әлмәт районында аварияләрнең торышы турында сөйләде.

Ул тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләр киемендә яктылык чагылдыргыч элементлар булу мөһимлеген билгеләп үтте. Шуңа бәйле рәвештә территориаль бүлекчәләр җитәкчеләренә җирле үзидарә органнары белән берлектә җәяүлеләр катнашында һәлакәтләр проблемасын киң яктыртырга, яктылыкны кайтару элементларын йөртү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуга юл куймау буенча актив профилактик эшне тәэмин итәргә кирәк.

Федераль юл агентлыгының идел-нократ төбәгендәге автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин автомобиль юлларының кышкы эксплуатация чорына әзерлеге турында сөйләде.

Татарстан республикасы буенча 360 берәмлек юл техникасы җәлеп ителәчәк, Әлмәт районында автомобиль юлларын карап тоту 65 берәмлек техника белән башкарылачак.

Быелның 8 ае йомгаклары буенча юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү буенча Әлмәт районы муниципаль комиссиясенең эшчәнлеге турында Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Каюмов үз докладында сөйләде.

Прокуратура органнары белән берлектә муниципалитет юл хезмәтләре белән үз вакытында кар чистарту һәм юлларда бозны бетерү буенча чараларны көчәйтү зарурлыгы турында эш алып барды.

Җәяүлеләр кичүләрен өстәмә яктырткычлар белән модернизацияләү башкарылды (Р. Фәхретдин, Җәлил, Тимирязев, Ленин һәм Маяковский урамнарында). Шулай ук Ленин – Фәхретдин һәм Ленин – Тукай киселешендә «акыллы светофорлар» урнаштырылган. Система сенсорлары агымның тыгызлыгын билгелиләр һәм соңыннан һәр светофорның эшен яңадан программалаштыру өчен юл ситуациясен анализлыйлар.

 

Фото: Әлмәт муниципаль районы башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса