Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бакча галәмәтләре

«Знамя труда», «Әлмәт таңнары» газеталары һәм «ЮВТ-24» телеканалы «Бакчамдагы могҗиза» фотоконкурсын игълан итәләр.

Менә җәй дә үтте, бакча сезонына йомгак ясар ва-кыт җитте. Бакчада бик тырышып эшләдегезме, менә дигән уңыш үстер-дегезме? Хезмәт нәтиҗә-ләрегезне безнең белән дә бүлешегез!

Яшелчә-җимеш уңышы белән көлкеле, кызыклы һәм үзенчәлекле фотоларыгызны безгә юллагыз. Болар түтәлдә үскән гаҗәеп зур яшелчә дә, сез яраткан җиләк-җимеш тә, гадәти булмаган формадагы яшелчә-җимеш тә, кышкылыкка әзерләгән компот, салат, тозлаган әй-берләр дә булырга мөмкин.

Конкурста катнашу өчен менә нәрсәләр эшләргә:

l бик яхшы сыйфатлы фото җибәрергә. Фото астына оригиналь язма хуплана;

lкыскача гына итеп ирекле формада фотода нәрсә су-рәтләнгәнен язарга;

lбераз үзең турында язар-га, элемтәгә керү өчен мәгълүматлар бирергә (телефон номеры, социаль челтәрләрдәге аккаунт яки электрон адрес).

Фоторәсемнәрне редак-циягә Whatsapp (Ватсап) 8-917-870-32-36 номерына «конкурска» дигән тамга белән җибәрегез.

 

Эшләр 2022 елның                      1 сентябреннән 27 сенә кадәр кабул ителә. Конкурс барышы газеталар битләрендә, газеталарның «ВКонтакте»дагы рәсми төркемнәрендә һәм рәсми сайтларда яктыртылачак.

 

Конкурс жюрие биш җиңүчене билгеләячәк:

lгран-при - 5 мең сум,

l1 нче урын - 3 мең сум,

l2 нче урын - 2 мең сум,

l3 нче урын - 1 мең сум.

lтамашачылар сим-патиясе призы - бүләк («ВКонтакте»дагы лайклар саны буенча).

Конкурска йомгак 30 сентябрьдә ясалачак һәм ул конкурс барган барлык мәйданчыкларда игълан ителәчәк.

Катнашыгыз һәм җиңегез!!!

Мөрәҗәгать итү өчен тел.: 8(8553) 32-59-81. Адресыбыз: Пушкин ур., 64 (цоколь каты).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса