Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татнефть» табышын 1,5 тапкырга арттырган

Беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча «Татнефть» 139,8 млрд.сум күләмендә чиста табыш алган.

Бу, узган ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга күбрәк. Нефть сатудан 570,7 млрд. сум, нефть продуктларын сатудан 446 млрд. сум акча алынды. Компания сайтында бастырылган хисаптан күренгәнчә, керемнең яртысы диярлек-эчке базарда нефть эшкәртүдән кергән керем, .

Гыйнвар аеннан июль аена кадәр компаниянең табышы 790,8 млрд сум тәшкил иткән, бу 2021 елның беренче яртыеллыгындагы белән чагыштырганда 42% ка күбрәк.

Эчке базарда сатылган нефтькә кара алтын сатудан кергән керемнең 23,2% ы яки 132,1 млрд сум туры килгән. Ерак чит илләргә экспортланган нефтькә сегмент кеременең 30,3%ы яки 173,1 млрд сум. 

Нефть эшкәртүдән кергән табышның яртысын диярлек эчке базарда нефть продуктларын сату тәшкил итте-219,7 млрд.сум. Ерак чит илләргә нефть продуктлары экспорты сегмент табышының 45,6% ын алып килде – 203,58 млрд.сум, БДБ илләрендә сату-1,3% яки 5,74 млрд. сум.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса