Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов: Әлмәттә дөнья дәрәҗәсендәге югары нефть мәктәбе булачагына шик юк

Әлмәткә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Мәгариф һәм фән министры Валерий Фальков Югары нефть мәктәбе кампусында булдылар.

Югары нефть мәктәбе – фәнни-тикшеренү үзәге, аны «Татнефть» компаниясе Әлмәт дәүләт нефть институты һәм ТатНИПИнефть базасында төзи. Югары мәктәп югары уку йортлары, тармак һәм академик фәннең синергиясен тәэмин итәргә, Россиянең барлык нефть чыгару тармагы ихтыяҗлары өчен бай инновацион потенциал булдырырга, шулай ук дөньяның әйдәп баручы мәгариф һәм фәнни үзәкләре арасында илебездәге нефть юнәлешендәге югары белемнең конкурентлыгын тәэмин итәргә тиеш.

Бүген «Татнефть» Әлмәттә югары нефть мәктәбе кампусы төзи – анда барлык кирәкле инфраструктуралы фәнни-белем бирү комплексы, шул исәптән лаборатория һәм уку корпуслары, заманча студентлар тулай тораклары, торак кварталлары, ике балалар бакчасы, мәдәни үзәк, спорт комплексы, автопарклар булачак.

Рөстәм Миңнеханов һәм Валерий Фальков студентлар тулай торакларында булдылар, шулай ук лаборатор-тикшеренү комплексында гамәлгә ашырыла торган проектлар белән таныштылар.

2022 елның сентябреннән институт базасында «Алдынгы инженер мәктәпләре» федераль проекты кысаларында югары технологияле партнер – «Татнефть» ГАҖ ярдәмендә ИТМО Университеты белән челтәрле хезмәттәшлектә «Биотехнологик системаларда ясалма интеллект» магистрантларын әзерләү программасы гамәлгә ашырылачак.

Массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән аралашу барышында Валерий Фальков Югары нефть мәктәбе кампусын югары бәяләде. «Бу бөтен дөньядан талантлы яшьләрне җәлеп итү ноктасы. Бу төбәк һәм шәһәрне үзгәртәчәк, - диде министр. – «Татнефть» үзенең төп эшчәнлек юнәлеше кысаларыннан еракларга чыга. Без «яшел» технологияләргә һәм биотехнологияләргә нинди игътибар бирелүен күрәбез. Алдынгы инженер мәктәпләрендә, зур федераль проектта компаниянең партнеры – биотехнологияләр буенча әйдәп баручы ИТ-университет».

Ул шулай ук алдынгы инженер мәктәпләре проекты югары инженер белемен модернизацияләүне күздә тота, дип билгеләп үтте. «Заманча мәгариф – ул конкрет проектларда белем алу. Шуңа күрә һәр инженер мәктәбенең индустриаль партнеры бар, ул конкрет бурычлар куя. Шулай итеп, һәр мәктәп инженер белеменең сыйфатын күтәрергә һәм индустрия өчен конкрет бурычларны хәл итәргә омтылырга тиеш», - дип өстәде Мәгариф һәм фән министры.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, Татарстанның югары уку йортлары базасында алдынгы инженер мәктәпләре ачу куелган максатларга ирешү өчен зур эш таләп итә. «Монда без берничә мәсьәләне хәл итәбез. Беренчесе – югары квалификацияле кадрлар әзерләү. Икенчесе – куәтле эшләнмәләр үзәкләре булдыру. Хәзерге шартларда бу аеруча әһәмияткә ия. Өченчесе – безнең белем бирү үзәкләренә Россиянең башка төбәкләреннән һәм чит илләрдән иң күп талантлы яшьләрне җәлеп итү. Бу юнәлештә эш бара. СИБУР компаниясе белән дә, «КАМАЗ» компаниясе белән дә безнең аңлашуыбыз бар. Ә Әлмәттә «Татнефть» компаниясе башкарган эшләр – күп кенә Россия компанияләренә лаеклы үрнәк. Ышанам ки, монда дөнья дәрәҗәсендәге югары нефть мәктәбе булачак», - дип ассызыклады Татарстан Президенты.

Югары нефть мәктәбенең белем бирү системасы элементларының берсе – Актүбәнең экоҗирлеге. «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов билгеләп үткәнчә, әлеге проект кысаларында углерод нейтральлеген тәэмин итү өчен алдынгы технологияләр эшләнә, сынала һәм гамәлгә кертелә.

 

ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса