Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты эзегез генә сызылып калды

Әсгать Сәлаховны мин инде шактый күптәннән - 1978 елдан бирле беләм.

Бер үк коллективта эшләсәк тә, эш урыннарыбыз төрле урыннарда иде ул вакытта. Ике газетаның корректорлары белән җаваплы сәркатипләреннән кала башкалар башкарма комитет бинасында утыра иде, без исә типография белән бергә. Эшкә урнашуыма өч-дүрт көн дигәндә «Знамя труда» газетасы корректоры Роза Сайбель юбилейлы туган көнен үткәрде. Менә шунда инде газетага мәкаләләрне язучыларның, аларны татарчага тәрҗемә итүчеләрнең үзләрен күрү бәхетенә ирештем дә. Әсгать Сәхапович ул чакта рус газетасында партия бүлеге мөдире, баш мөхәррир урынбасары иде. Үзе сөйләве буенча, яшь чагыннан ук журналистикага тартылып, төрле газеталарга мәкаләләр язган ул, Казан дәүләт университетының журналистика факультетында белем алган. Язмыш кушуы буенчадырмы, Әлмәттә бораулау кадрлары мәктәбен тәмамлап нефтьче булып эшләп йөргән җиреннән ул матбугат өлкәсенә кереп китә һәм «Знамя труда» газетасында дәрәҗәле вазифада 25 ел хезмәт куя. 

80 нче еллар башында Белоглазов (хәзерге Мәрҗани) урамындагы бинага күчтек. Дубляж бүлеге белән Әсгать Сәхаповичның эш бүлмәләре янәшә генә. Әйтергә кирәк, татар канлы, милләт җанлы кеше буларак, ул һәрвакыт безнең янга тартылды. Дубляж буенча мөхәррир урынбасары Рәхилә Спиридонова, тәрҗемәчеләр - мин һәм Зөлхәбирә Әхмәтшина, корректорлар Ландыш Нуретдинова белән Энҗе апалар чәй эчәргә җыелган саен ул да керер һәм безнең белән туган телендә рәхәтләнеп сөйләшеп-аралашып-кө-лешеп, көлдереп, күңел-ләрне күтәреп, ахырдан бе-рәр йөремсәк мәзәк сөйләп чыгып китәр иде. Рәхәт кеше иде ул! Сүз уңаенда әйткәндә, ул вакытта коллектив та тотрыклы иде. Исемнәре шәһәрдә киң билгеле булган атаклы журналистлар белән эшләү бәхете насыйп булды миңа. Әсгать Сәлахов - шуларның берсе.

80 нче еллар азагында Татар иҗтимагый үзәгенең Әлмәт бүлеге шәһәрдә татар телендә мөстәкыйль газета булдыру таләбе белән чыкты. Шулай итеп, милләтпәрвәр Әсгать Сәхап улы Сәлахов монда да башлап йөреп, 1990 елда гамәлгә куелган «Әлмәт таңнары» газетасының беренче баш мөхәррире булды. Район матбугатында гына түгел, күпсанлы хез-мәттәшләре, аны белгән әлмәтлеләр күңелендә дә мәңге онытылмаслык якты эз калдырды ул.

Колхозчылар гаиләсендә туып-үскән, үсмер чагы авыр сугыш елларына туры килгән гади мишәр малае Әсгать абый искиткеч талантлы да, булдыклы да, шул ук вакытта бәхетле дә кеше, яхшы җитәкче иде. Бәхетле, чөнки яшьли кушылган насыйп яры - хәләл җефете Бәдерләмган ханым белән ике ул тәрбияләп үстерделәр, үз йортларын җиткереп, оныклар бәхетенә тиенеп, татулыкта-муллыкта парлы озын гомер кичерделәр.

Без дә аның кул астында эшләгән вакытларны сагынып искә алабыз. Әсгать Сәхапович бервакытта да мин җитәкче дип борын чөеп йөрмәде, тик кирәк вакытта таләпчән дә, каты да була белде. Һәрберебезне үз балаларыдай якын күрә иде ул. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне һәрвакытта да күңелле итеп үткәрә идек - җор телле булуы өстенә җитәкчебез җырга-биюгә дә бик оста иде. Вальс көе башлануга урынында утырып тора алмыйча, берәребезне биюгә алыр иде. «Хушлашырга ашыкма»ны җырларга бик яратты. Оештыру сәләте дә көчле иде үзендә. Яз җитсә, коллектив белән җыелышып каен суы эчәргә, көзен гөмбә җыярга табигать кочагына алып чыгар иде. Ничек кенә җитешкәнбездер - атнасына дүрт газета да чыгарырга кирәк иде бит әле. Җитештек тә, әнә шулай кайнап та яшәдек Әсгать Сәхапович белән эшләгән елларда. Хатирә-истәлекләрнең иге-чиге юк...

«Туксанга кадәр яшәя-чәкмен» дип юраган сү-зе булса да, ни кызганыч, тәкъдиреңә язылганнан узып булмый шул - сәламәт-леге какшау сәбәпле, 88 нче яше белән барганда аның йөрәге тибүдән туктады. Матбугат күгендә якты эзе генә сызылып калды...

Авыр туфрагыгыз җиңел, урыныгыз оҗмах түрләрендә булсын, Әсгать Сәхапович! Без сезне мәңге онытмабыз!

Гөлфия Әхмәтханова,      ТР Журналистлар берлеге әгъзасы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса