Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Пенсия фонды хәбәр итә

Ел башыннан 12 меңгә якын татарстанлы ана капиталы алды

2020 елның апрель уртасыннан Пенсия фонды ана капиталын ата-аналар мөрәҗәгатеннән башка проактив режимда рәсмиләштерә.

Мондый форматта беренче һәм икенче бала туганнан соң 65,5 меңнән артык, шул исәптән 2022 елда - 12 меңләп сертификат бирелде.

Пенсия фонды сертификатны электрон рәвештә рәсмиләштерә һәм ПФР сайтында һәм дәүләт хезмәтләре порталында ата-ананың шәхси кабинетына җибәрә. Шуннан соң кабинет аша акча белән идарә итү турында гариза бирергә һәм калган акчаларны контрольдә тотарга була. Шулай итеп, гаиләнең, сертификат сорап клиентлык хезмәтенә мөрәҗәгать итмичә, бала туганнан соң ана капиталы белән шунда ук идарә итү мөмкинлеге барлыкка килә.

Исегезгә төшерәбез, 2021 елдан ана капиталын алу һәм аны үзең сайлаган максатларга юнәлтү мөмкинлеге тизләтелде. Сертификатны рәсмиләштерү вакыты - 5 эш көненә кадәр, акча белән идарә итү вакыты - 10 эш көненә кадәр киметелде.

www.pfr.gov.ru сайтында гражданинның шәхси кабинеты аша Россия Пенсия фонды сервисларыннан һәм дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдаланыгыз.

 

Ата-аналар колагына

Балаларның укуы өчен хәзер ана капиталы акчалары белән түләргә була.

ПФРның ТР буенча бүлекчәсе Әлмәт районындагы клиентлык службасы (бүлек хокукларында) студентларның ата-аналарына, әйтик, институтта яки көллияттә уку өчен ана (гаилә) капиталы акчалары белән түләү мөмкинлеге барлыгы турында искәртә. Өстәвенә, ана капиталын баланың белем алуына тотуны ПФРның клиентлык службасына мөрәҗәгать итмичә, турыдан-туры шәхси компьютерыңнан яки смартфоныңнан рәсмиләштерергә була.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, белем алуга ана капиталы акчалары яки аларның бер өлеше юнәлдерелә торган баланың яше белем ала башлау көненә 25 тән дә артмаска тиеш. Ә тууы белән бәйле рәвештә сертификат бирелгән балага инде өч яшь (бу ата-аналар икенче бала туганнан соң сертификат алган һәм ана капиталын өлкән баланың белем алуына тотарга карар иткән очракта) тулган булырга тиеш.

Шунысы мөһим, белем бирү оешмасы Россия территориясендә урнашырга һәм тиешле белем бирү хезмәтләре күрсәтү хокукына ия булырга тиеш.

Ана капиталын баланың белем алуына тоту турында гариза сертификат иясе тарафыннан Россия Пенсия фонды сайтында яки дәүләт хезмәтләре порталында шәхси кабинет аша, шулай ук Россия Пенсия фондының теләсә кайсы клиентлык службасында яки МФЦда тапшырыла.

Әгәр Россия Пенсия фонды бүлекчәсе белән уку йорты арасында мәгълүмат алмашу турында килешү төзелгән булса, түләүле белем бирү хезмәтләре күрсәтү турында килешү күчермәсе таләп ителми, мәгълүмат алмашу килешүе кысаларында фонд кирәкле мәгълүматларны мөстәкыйль рәвештә соратып ала. Шул рәвешле ана капиталыннан тулысынча дистанцион рәвештә файдаланырга мөмкин.

ПФРның ТР буенча бүлекчәсе  контакт-үзәге -  8 800 6-000-000.

Клиентлык службасының  кайнар линия телефоны - 074.

Белешмәләр өчен телефон: 32-18-12, 32-18-29.

 

 

 

           

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса