Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Игелек эшләү - изге гамәл

Әлмәт җирлегендә «Әби кайгыртуы» – «Бабушкина забота» хәйрия акциясенә старт бирелде.

Әлеге акция Донецк һәм Луганск халык республикаларындагы мохтаҗ балаларны һәм ялгыз яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрне бәйләнгән җылы кием-салым белән тәэмин  итүгә юнәлдерелгән. Хәйрия ак-циясенә иң беренчеләрдән булып районның ветераннар советы әгъзалары кушылды. Өлкән буын вәкилләре  өйләрендә йон җептән  оекбашлар, бияләйләр, башлыклар  бәйләделәр һәм посылкага салып «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсенә алып килделәр. 

- Изге теләкләребезне әйтә-әйтә йон җептән  бәйләгән  кием-салымнарыбыз  Луганск һәм Донецк республикалары сабыйларының һәм өлкән яшьтәгеләренең тәннәренә май булып ятсын. Кул эшләребезнең куанычын күрергә язсын. Авырлык килгәндә шулай бердәм булып, үзара ярдәмләшеп яшәргә кирәк, - диде бүләк юллаучылар.

Акция    31 августка кадәр дәвам итәчәк әле, анда катнашырга теләге булган кешеләр кием-салым  бәйләп,  «Бердәм Россия» партиясенең Әлмәт җирле бүлегенә китереп тапшыра алалар.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса