Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«А-у, сез кайда..?»

Шәһәребезнең күп кенә ишегалларына бүген чүп үләннәр хуҗа. Аның кеше биеклеге яки бил тиңентен булып үсүе бер дә матур күренеш түгел.

Әлмәтлеләр бу уңайдан «Халык контроле»нә мөрәҗәгать итеп ризасызлык белдерәләр, социаль челтәрләрдә хәбәрләр һәм комментарийлар калдыралар,

Редакциягә дә шалтыраталар. Газетабыз бу проб-леманы бер күтәреп чыккан иде инде. Шуннан соң үлән баскан балалар мәйданчыкларын, ишегалларын һәм тротуар тирәләрен чаптылар. Август аенда хәл кабат кискенләште.

Мисал өчен, Төзүчеләр проспекты, 19 нчы йорт артында урнашкан балалар мәйданчыгы яны чын мәгънәсендә борчылырга, «чаң кагарга» мәҗбүр итә. Артык зур булып үскән чүп үләннәр шәһәр йөзен бозып кына калмый, кешеләрнең тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч та тудыра.

- Мин инде пенсиядә, монда оныгымны уйнарга алып чыгам. Үзем аллергик. Шушында чыкканнан соң гел тыным кысыла башлый. Сабый хакына йөрергә туры килә инде, даруымны кесәмә салам да чыгам. Быел Әлмәт урамнары  әллә нәрсә эшләде әле. Бу кадәрле тигәнәк үстергәннәре юк иде. Ул хәзер мамык очыра башлады. Балалар йөгерешеп шунда кереп китә. Үлән арасында күпме бөҗәк һәм талпандыр инде! Этләрен ияртеп йөрүчеләр дә байтак. Кичләрен сәрхүшләр шунда «ял итә». Идарәче компания дә бу мәсьәләне хәл итми, ярдәм итегез, - дип мөрәҗәгать итте шул тирәдәге бер йортта яшәүче Фәния ханым.

Фотолар һәм фикерләр-дәге ишегалларын тәртиптә тотарга тиешле идарәче компанияләргә һәм торак милекчеләре ширкәтләренә «А-у, сез кайда, нишләп үлән-нәрне чапмыйсыз?» диясе генә кала. Бәлки ишетерләр...

Фикерләр

Фәйрүзә Мәхмүтова, 52 яшь:

Быел шәһәрнең торышы бер дә куандырмый. Ише-галларында үләннәрне чапмыйлар, бордюрларны да буямадылар. Гомумән, бу өлкәдә җитди караш юк. Мин үзем Геофизическая урамындагы 15 нче йортта яшим. РТС микрорайонына түрәләрнең  гомер-гомергә игътибары җитмәде инде. Газоннарны чүп үлән баскан. Бу инде идарәче компанияләр эшләми дигән сүз.

 

Игорь Степанов, 70 яшь:

Совет урамындагы 149 нчы йортта яшим. Сәламәтлегем начар, шуңа һава суларга еш чыгам. Үлән быел бөтен Әлмәтне басты инде ул. Әллә кызу булганга чапмыйлар, әллә башка сәбәпләр бе-лән. Үзем чыгып чабар идем, хәлем бетәр, чирләп китәрмен дип куркам. Иң борчыганы - ишегалдындагы балалар комлыгы. Ул инде бик авыр хәлдә, ком өстен чүп үлән каплаган, быжаннар оя корган. Ник берсенең исе китсен. Килеп карасыннар, чарасын күрсеннәр иде инде тизрәк.

 

Гөлфируз Хәбибуллина, 60 яшь:

Чүп үлән бер хәл, безнең Гафиятуллин урамындагы 43 нче йорт артына җәй башында агачлар утыртканнар иде. Көеп бетәләр инде, килеп караучы юк. Утырткач, ник аны контрольдә тотып, даими су сибеп торуны оештырмаска? Ник утырталар алайса, аң-лашылмый.

 

Марат Сабитов, 46 яшь:

Ленин урамы, 16 нчы йорт тирәсендәге территорияне җәй буена бер тапкыр да чапмадылар. Кеше биеклеге чүп үлән үсә. Бу гел «адәм көлкесе». Үзәк урам бит, югыйсә.

 

Венера Сибгатуллина,  76 яшь:

Шәһәрне чүп үлән басты,  түрәләрнең исе китмиме, әллә тиешле службалар кызудан качып яталармы. Бер көнне Чехов урамында яшәүче сеңлемнең хәлен белеп кайтыйм дип аның янына кунакка барган идем. Чехов урамы, 6 нчы йорт тирәсендәге чүп контейнеры торган урынны күреп шаклар каттым - аны да чүп үлән басып киткән! Бу урам - тарихи урамнарыбызның берсе бит. Мондый күре-нешләр калабызны бер дә бизәми.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса