Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт районында яшәүчеләр өчен яңа цифрлы маммограф сатып алынды

Тикшерүне бушлай узарга мөмкин.

Әлмәт район үзәк хастаханәсендә Р-500 яңа цифрлы рентген маммографы барлыкка килде. Бу хакта Әлмәт район үзәк хастаханәсе хәбәр итә.

"Яңа җиһазның төп өстенлеге — алына торган фотографиянең күпкә югары сыйфаты, пациентның организмына нур йөкләнеше шактый азрак", – дип аныкладылар анда.

Тикшерүне Төзүчеләр проспекты, 30/1 адресы буенча урнашкан 1 нче номерлы поликлниикада 302 нче кабинетта бушлай узарга мөмкин. Эш графигы: дүш.-җомга 07.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

(8553) 22-78-46, (8553) 33-83-02 телефоннары буенча язылырга мөмкин.

Белгечләр хәзерге вакытта маммография – сөт бизенең яман шешен скрининглауның иң нәтиҗәле һәм үтемле төре, дип искәртә. Һәр хатын-кызга 40 яшьтән соң елга бер тапкыр маммография үтәргә кирәк.

 

 

Фото: район башлыгының матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса