Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әлмәт онкология диспансерында студентлар өчен гибрид форматта семинар узды

Спикерлар онлайн форматында да чыгыш ясадылар, студентлар белән җанлы аралаштылар.

Әлмәт онкология диспансерында «АльМедик» бөтенроссия студентлар медицина отряды студентлары өчен семинар узды. Укулар гибрид форматта узды, ягъни спикерлар онлайн форматта да,  җанлы аралашуда да чыгыш ясадылар.

Студентларга онкологик авыруларга паллиатив ярдәм күрсәтүнең үзенчәлекләре турында сөйләделәр, энтераль туклану системасын күрсәттеләр. Шулай ук белгечләр цифрлы технологияләр куллану һәм пациентлар белән эшләүнең психологик алымнары турында да сөйләштеләр.

"Бик мөһим мәсьәләләрне хәл итәбез. Профилактика һәм дәвалау мәсьәләләре дә. Кешеләрнең цифрлы технологияләргә ничек карауларын карау кызык булды", - дип билгеләде Казан дәүләт медицина университетының биомедэтика кафедрасы доценты Игорь Максимов.

Укыту семинары Казан медицина университеты галимнәре һәм Республика клиник онкология диспансеры табиблары белән бергә "Цифрлы платформа", "Сәламәтлек хакына партнерлык" грантлары кысаларында тормышка ашырыла.
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса