Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Оста кулында агач та җанлана

Авыл җирлекләрендә яшәүче уңган-булган кул осталары белән таныштыруыбызны дәвам итәбез. Бүгенге язмамның герое - Яңа Нәдер авылында яшәүче Руслан Ирек улы Ижболдин.

Ул - баскыч ясау остасы. Түбән Мактама егете тормыш иптәше Алсу белән моннан ун ел элек Нәдердән йорт сатып алалар һәм шушы җирлектә төпләнеп калалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Яшь, матур, тату гаиләдә бер-бер артлы дүрт бала дөньяга килә. Гаилә башлыгы һөнәре буенча рәссам-бизәүче, бу бик соралган шөгыль, шуңа күрә дә заказлар күп, эштә тоткарлыклар юк.

- Баскычлар ясау белән шөгыльләнә башлаганчыга кадәр төрле җирләрдә, шул исәптән төзелеш тармагында да көчемне сынап карарга туры килде. Заказ буенча баскычларны мин башта үзебезнең йорт ишегалдындагы остаханәдә ясый идем. Эшмәкәр дус-ларымның ярдәме белән Түбән Мактамадан ерак булмаган бер бинадан бүлмә юнәтү мөмкинлеге барлыкка килде. Шатланып риза булдым. Хәзер шушында эшлим. Миңа «Ни өчен агач белән эшлисең, башка заманчарак материаллар да бар бит» дип әйтүчеләр байтак. Аны гади генә итеп аңлатып бирү дә мөмкин түгел. Агач - тормыш, җылылык, гаилә ул. Бу минем өчен шулай. Башкалар ничек уйлыйдыр. Агачтан әйберләр ясау белән мин балачактан ук мавыга идем. Кечкенә вакытта Лениногорск районы Шөгер авылында яшәүче әбием янына кунакка еш кайта идем. Әби яшәгән өй шулкадәрле якын булып истә калган. Авылдагы тормыш - агач өй, йорт уртасындагы мич - мин аларны бүген дә сагынып искә алам. Агач кашык белән шулпалы аш, ботка шулкадәрле дә тәмле иде, телне йотарлык. Гомумән, мин борынгы әйберләргә генә түгел, элеккеге әби-бабайларыбыз алып барган тормыш-көнкүрешкә гашыйк кеше. Хәзер инде, үземнең йортым булгач, йөрәгем түрендә йөрткән бар уй-хыялларымны акрынлап тормышка ашыра башладым. Йортка янкорма төзедек, гаиләбез белән шунда кайнашабыз. Кәсебем агач белән эшләү булса, балаларны да шуңа җәлеп итеп, күмәк эшкә күнектерәм. Алар үзләре дә бик теләп ярдәм итәләр. Тагын бер хыялым - киләчәктә аерым бер остаханә булдыру. Шунда буш вакытларда гаиләбез белән төрле кул әйберләре, скульптуралар, картиналар ясау, - ди Руслан.

Баскычлар ясау остасы материаллар сайлаганда күпчелек бук агачына өстенлек бирә икән.

- Элегрәк нарат агачын куллана идек. Бүген имән, корычагач, карагай һәм бук агачы бик популяр. Шулар арасында бук аеруча ныклы санала. Ул буяганнан соң да шулкадәрле шома һәм матур була. Бу агач калдыкларыннан ясалган кухня такталарын, пычак сапларын кибеттә һәркемнең күргәне бар. Материалларны Самара, Чаллы, Казан якларыннан заказ биреп кайтартабыз. Баскычлар - өй күрке, шуңа күрә дә аның һәрбер бизәге уйланылып эшләнергә тиеш. Минем үземнең стилем бар, ул минем хезмәтемдә чагыла. Әлбәттә, заказчыларның теләге иң беренче чиратта исәпкә алына, - дип аңлатты Руслан Ижболдин. 

Яңа Нәдер авылы остасы тарафыннан ясалган баскычлар, чыннан да, шулкадәрле зәвыклы, матур, күз явын алырлык. Араларында байларча купшы бизәклеләре, заманча стильлеләре дә бар. Күренеп тора - оста һәрбер баскычка үзенең бар иҗади мөмкинлеген салып  эшләгән.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 


 

Оста куллы кешенең күңеле дә матур була, диләр. Бу чыннан да дөрес. Күңеле һәм уй-фикерләре ачык һәм төпле героебызның. Киләчәктә дә остага илһам, иҗади уңышлар теләп калабыз. Бар булган хыялларыңны тормышка ашырырга насыйп булсын сиңа, Руслан.

 

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса